Самарада узучы "Россиянең ел укытучысы" - 2016 Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабы дәвам итә. Бүген көн тәртибендә "Белем бирү проекты" биреме. Җирәбә салып, 15 укытучы биш кешедән торган өч төркемгә бүленәчәк. Иртә белән һәм төркем 15 минут эчендә проект темасын билгели, ә берничә сәгатьтән Зур жюри, ата-аналар һәм балалардан торган жюри хөкеменә үз эшенең нәтиҗәсен тәкъдим итәчәк. Чыгыш ясау өчен аларга 20 минут бирелә.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын Казанның 90нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов яклый. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын туры эфирда карарга һәм Иван өчен җан атарга монда мөмкин.