ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

29нчы сентябрьдә Казанда  "Ел студенты" Россия милли премиясенең сайлап алу туры булып узды. Анда республиканың 20 көллиятеннән 30дан артык студенты катнашты. Җиңүчеләрнең исемен жюри соңрак игълан итәчәк.

Рус теле буенча БДИның телдән бирү өлешен тәкъдим итү ноябрьдә узачак. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә күзәтү җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде. 

Республикабызының методик үзәге белгечләре Мәскәүдә финанс грамоталылыгын гомум һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына кертү буенча узган квалификацине күтәрү программасында аттестация үттеләр.

27нче сентябрь көнне Челябинск шәһәренең Рус-Британ идарә институтында EuroSkills-2016 бәйгесендә катнашучыларны сайлап алу туры тәмамланды. EuroSkills-2016 бәйгесе Гётеборг шәһәрендә 2016нчы елның 1-3нче декабрь көннәрендә узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде, форум 2016 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Олимпия паркының Төп медиаүзәгендә булачак.

Мәскәү дәүләт машина төзелеше университетында “Мобиль робототехника” компетенциясе буенча сайлап алу туры узды. Биредә Euroskills-2016 чемпионаты катнашучылары билгеләнде. Чемпионат 2016 елның 1-3 декабрь көннәрендә Швециянең Гетенборг шәһәрендә узачак.

30 сентябрь – 1 октябрь көннәрендә Иннополис Университеттында CIO-конгресс узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонтога эш сәфәре кысаларында Райерсон Университеты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде. 

Ямаширмә мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Бәхетле балачак" бию коллективы үз эшен дәвам итә.

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында балалар эчен  бию тугәрәге , кул эшлэре тугэрэге эшли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International