Татарстан каен, нарат, чыршы, карагайга бай!

2016 елның 1 октябре, шимбә
31 октябрьгә кадәр Татарстанда 350 гектар мәйданда 1,7 миллион төп каен, карагай, чыршы, нарат агачлары утыртылыр дип көтелә. Бүген агач утырту эшләре Биектау, Лаеш районнарында һәм Казанда башкарылачак. 
 
"Урман утырту көне"ндә тагын бер чара оештырыла. 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан өчен тавыш бирү уңаеннан флешмоб үткәрелә. Тавыш бирү 7 октябрьдә төгәлләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International