ӨЛКӘННӘР КӨНЕ БЕЛӘН!

2016 елның 1 октябре, шимбә
Бүген, 1 октябрьдә  - Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә! Бу уңайдан Чаллы шәһәрендә 10 октябрьгә кадәр традицион өлкән буын декадасы оештырылачак. 
 
Декада кысаларында барлыгы 63 чара үткәрелер дип көтелә. Бәйрәм концертларыннан тыш, төрле рухтагы хәйрия акцияләре дә узачак. Мәсәлән, "Һәркемгә җылы өй" фатирны җылыту, "Өйгә яшелчә" пенсионерларны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итү акцияләре һәм башкалар.
 
Декада көннәрендә 100 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне, юбилярларны котлау чаралары үткәреләчәк. "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар, картлар йортларында яшәүчеләргә дә бүләкләр тапшырылыр дип көтелә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International