ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

25 март көнне Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Хыял юлы белән” дигән Н.Д.Юлтыева исемендәге II Халыкара конкурс-фестиваль үткәрелә.


26
март, 2017 ел
якшәмбе
25 март көнне Алан-Бәксәр авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышлап бик күңелле кичә үткәрелде. Бирегә төрле елларда авыл клубында директор, сәнгать җитәкчесе, кино куючы булып эшләгән кешеләр чакырылган иде. Кунаклар караоке-батл уйнадылар, төрле сорауларга җавап бирделәр, үзләренең клубта эшләгән еллардагы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Кичә чәй табыны янында тәмамланды.

24
март, 2017 ел
җомга

1 апрель көнне Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында  көлке көне уңаеннан  “ Кырыкта да кытыклый” шаян шоу үткәреләчәк. 

21 март көнне мәдәният хезмәткәрләре Суыксу мәдәният йорты каршында "Хуш киләсен, Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрделәр. 


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 13 яшьлек Илназ Шибаев югалган.

17-20 март көннәрендә Саба районында Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл тенисы буенча Бөтенроссия турниры узды. Әлеге турнирда Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар катнашты.

Бүген 19 март көнне Алат авыл җирлегендә Алат авыл җирлеге Советы 7 нче сайлау бермандатлы округы буенча өченче чакырылыш муниципаль берәмлек депутатын сайлау өчен өстәмә сайлау үтә. 

Бүген 18 март көнне Теләче районында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында республикакүләм ачык көрәш турниры үткәрелде. 

Бүген "Биектау" спорткомплексында районның коммерция оешмалары спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Кичә 17 мартта Арча Мәдәният йортында татарча КВН фестивале узды. Әлеге фестивальдә барлыгы 7 команда чыгыш ясады. Биектау районын Олы Кавал авылының "8 шәм" командасы тәкъдим итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International