Бүген "Биектау" спорткомплексында районның коммерция оешмалары спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Аңа кадәр калган дисциплиналарда: шахмат, шашка һәм мини-футбол буенча финал уеннары узды.
Барлыгы 8 команда чыгыш ясада. Болар - район электр челтәрләре, Сафпласт, Татспиртпром, Биектау коммуналь челтәрләре, райгаз, Таттелеком, Татэнергосбыт, Винербергер.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынны Татспиртпром командасы алды. Икенче урында - райгаз, өченчедә - Сафпласт.
Биектау коммуналь челтәрләре командасы "Спартакиадада актив катнашкан һәм җиңүгә омтылыш өчен" махсус призы белән бүләкләнделәр.