ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

9нчы февраль көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль берәмлек мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Исегезгә төшерәбез, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре белән киңәшмә гадәттә һәр пәнҗешәмбе видеоконференцэлемтә ярдәмендә үткәрелә. “Бүген без сезне Казанга очраклы рәвештә чакырмадык. Сезнең шәхсән монда булуыгызны таләп итә торган сораулар җыелды”,- дип башлады үз чыгышын министр.

2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне – 2017» уникаль агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Аның кысаларында Россиядә һәм дөньякүләм органик авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган халыкара конференция үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын тикшерәләр. Кичә, 28 мартта, мондый чара республиканың Баулы районында узды.

28 мартта Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе мәйданчыгында “Сәяси лига” дискуссия мәйданчыгы утырышы узды. Очрашуның темасы – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгын үстерү.

2017 елның 14 апреленнән 16 апреленә кадәр Казан шәһәрендә Яшь эшкуар (яшь фермер) мәктәбе узачак. Чараны «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрә. Әлеге чара «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.

Татарстан Мәдәнит министрлыгы вәкилләре шахмат турнирында көч сынаша. Ярышлар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында уза.

14 март көнне III «Кечкенә шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгедә бөтен ил буенча кечкенә шәһәрләр һәм авылларның коммерцияле булмаган оешмалаыр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре катнаша ала.

Бүген Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Татарстан Мәдәният министрлыгының “Тантана” театр премиясен бирү тантанасы була. Номинантлар 12 номинация буенча билгеләнгән.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International