Татарстан Мәдәнит министрлыгы вәкилләре шахмат турнирында көч сынаша

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан Мәдәнит министрлыгы вәкилләре шахмат турнирында көч сынаша. Ярышлар Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында уза.

Шахмат ярышында республика министрлык һәм ведомстволарыннан 100дән артык хезмәткәр катнаша. Безнең команданың данын музей эшләре бүлеге башлыгы Дамир Натфуллин, финанслау һәм бюджет чыгымнарын контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нияз Мусин, профессиональ сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова, мәдәни мирас объектларын исәпкә алу секторының әйдәп баручы белгече Елена Камзеева яклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International