Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу көн республикабызның күпмилләтле, бай  мәдәни мирасын үстерү һәм популярлаштыруга үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне берләштерә. Мәдәният хезмәткәрләренең эше иң югары хөрмәткә лаек. Сез бу дөньяга шатлык һәм матурлык бүләк итәсез, матурлык хисе һәм иҗат эшенә хөрмәт тәрбиялисез. Китапханә яки музейларда эшлисезме, әллә мәдәният йорты һәм театрларда хезмәт куясызмы -  аларның һәркайсында да рухи кыйммәтләрне саклаучылар булып саналасыз.

Бүгенге көндә Татарстан әйдәп баручы Бөтенроссия һәм халыкара мәдәни мәйданчык дип табылды, ә аның башкаласы – 1000 еллык Казан Россиядәге мәдәни башкалаларның берсе санала. Биредә зур масштаблы халыкара форумнар һәм фестивальләр үткәрелә, Татарстан коллективлары һәм артистлары үзләренең осталыгы белән дөнья сәхнәләрен яулый. Татарстанның архитектура, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре елдан-ел күбрәк туристларны үзенә җәлеп итә. Шаляпин исемендәге опера һәм Нуриев исемендәге балет, “Ак сирень” һәм “Рахлин сезоннары” фестивальләре, төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале, мөселман киносы фестивале халыкара танылу алган чын мәдәни брендка әверелде. Республикада Бөек Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге кебек тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу буенча уникаль проектлар тормышка ашырыла. Авылларда мәдәниятне үстерү буенча гаять зур эшләр башкарыла.

Мәдәният өлкәсендәге эшчәнлек -  чын мәгънәсендә халыкка хезмәт итү ул. Моның өчен аерым сыйфатлар: сизгер йөрәк, эчкерсезлек, намуслылык, үз эшеңә бирелгәнлек кирәк. Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать эшлеклеләре, әлеге сыйфатлар сезнең һәркайсыгызда бар.

Сезгә иҗади хезмәтегез, үз һөнәрегезгә тугры калганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сәламәтлек, иҗат дәрте, иң кыю теләк-хыялларыгызның тормышка ашуын, бәхет һәм иминлек телим!", - диелгән министрның котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International