Биектау көрәшчеләре республика ярышларында 3 призлы урын яуладылар

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген 18 март көнне Теләче районында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында республикакүләм ачык көрәш турниры үткәрелде. 

Әлеге ярышларда Биектау районыннан 65 кг авырлыкта Давыт Гайнуллин 1 нче урынга, 50 кг авырлыкта Муса Хайруллин 3 нче урынга һәм 28 кг авырлыкта Мөхәммәт Норкулов 3 нче урынга лаек булдылар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International