ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 17 март көнне Биектау районының Үзәк мәдәният йортында Биектау районы авыл җирлекләре арасында уздырылган КВН уеннарының дүртенчесе узды.

Мүлмә китапханәсе бөтендөнья шигърият көненә багышланган "Шигъриятнең сихри юллары" акциясендә катнашты.Чара мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында Мүлмә мәдәният йортында 21 март көнне уздырылды.


21
март, 2017 ел
сишәмбе
"Әсән" ширкәте базасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча район күләмендә семенар-киңәшмә үтте.

20
март, 2017 ел
дүшәмбе

        Дөбъяз авылы җирлегендә Татар халкының борынгыдан килгән  гореф-гадәтләре, бәйрәмнәренең берсе булган “ Нәүрүз” бәйрәме узды.

        Нурларын көннән-кон матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгзр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килә. Яз ае безгә бер зур бәйрәм  алып килә. Ул-  Нәүрүз бәйрәме.

        Бәйрәмдә килгән авыл халкы төрле уеннарда катнашып, җыр-биюдә көч сынашып арыганнан соң  рәхәтләнеп тәмле ботка, коймаклар белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.


17
март, 2017 ел
җомга
14 март көнне авыл җирлеге депутаты Назипов Ленар Илдус улы ярдәме белән 8 Март Халыкара хатын-кызлар хөрмәтенә Казан шәһәренә сәяхәт оештырылды.

16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе
1 март көнне якташыбыз, балалар язучысы Ләлә Сабирова-Гимадиевага 70 яшь тулды. Бу уңайдан 12 март көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә балалар өчен язучының иҗатына багышланган кичә узды.
Алан-Бәксәр авылында "Авыл урамнарын яктырту" программасы буенча куелган энергия саклагыч яктырткычларга инветаризация үткәреледе. Сафтан чыккан яктырткычлар гарантия шартлары буенча яңаларына алыштырылды.

15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Олы Битаман авылында гомер кичерүче Люция һәм Әдһәм Зиннәтуллиннарның гаилә учагы кабызуларына 60 ел!

07 мапрт көнне Кече Битаман авылында халык җыелышы узды. Җыелышта үзара салымны тиз арада җыеп бетерү, инвалидларны эшкә урнаштыру һәм коммуналь хезмәтләргә вакытында түләү турында сүз алып барылды


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык  авылы мәдәният йортында хатын- кызларыбыз хөрмәтенә “И хатын-кыз, и изге зат! Син –җирнең фәрештәсе” исеме астынта бәйрәм концерты булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International