1 март көнне Мүлмә авыл китапханәсендә халыкара наркомания белән көрәш көне уңаеннан 8 класс укучылары катнашында "Наркомания - гасыр афәте" исемле тәрбия сәгате үткәрелде.
6 март көнне Мүлмә балалар бакчасы "Чулпан"да "Әниләр бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә "Өч кыз" әкияте сәхнәләштерелде, җыр, шигырь, уеннар белән бәйрәм күңелле узды.
8 март унаеннан Мүлмә мәдәният йортында концерт оештырылды. Концертта Шәйхиевлар гаиләсе катнашты. Концертта җыр, шигырь, биюләр - барда күңелгә ятышлы булды.
Районда экология елына багышлап "Экология глазами детей" рәсемнәр смотр-конкурсы уткәрелде. Мүлмә гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Маликов Рифат 2 урын алды. Тәбрик итәбез!
8 Март бәйрәме уңаеннан Әлдермеш мәдәният йортында концерт оештырылды. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Тәлгат Сәлихҗан улы башлап җибәрде. Ул барча хатын-кызларны гүзәл бәйрәмнәре белән котлады. Концертта җыр, шигырь, скетчлар - бар да күңелгә ятышлы булды. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.
Әлдермеш мәдәният йорты янындагы зур агачларны кисү оештырылды.
8 март көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан караоке-батл уены оештырылды. Уенда Алан-Бәксәр һәм Алат спиртзаводыннан төп уенчы һәм ярдәмчедән торган ике команда катнашты. Кич буе сәхнәдә матур җырлар яңгырады, уенчылар яхшы әзерлек белән килгән иде - бирелгән сорауларга да төгәл җавап бирделәр. Тамашачылар тамашадан бик канәгатъ калдылар.
Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котладылар.
Дөбъяз авылы җирлегендә Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән солдатларны искә алу көне узды. “ Син безнең йөрәктә Әфган” дигән чарага шундый авыр сугыштан исән-имин туган якларына әйләнеп кайткан ир-егетләребез, авылдашларыбыз чакырылды. Әфган сугышын онытырга безнең хакыбыз юк. Бу сүзне әйтүгә һәрберебезнең күз алдына дуслар бәхете, ил тынычлыгы өчен яшь гомерләрен кызганмый көрәшкән меңләгән егетләр килеп баса. Бу егетләр дә безнең кебек үк тормышны яратканнардыр, киләчәк турында уйлаганннардыр. Чарада авылдашларыбызның балалары катнашты.