Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан караоке-батл уйнадылар.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

8 март көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан караоке-батл уены оештырылды. Уенда Алан-Бәксәр һәм Алат спиртзаводыннан төп уенчы һәм ярдәмчедән торган ике команда катнашты. Кич буе сәхнәдә матур җырлар яңгырады, уенчылар яхшы әзерлек белән килгән иде - бирелгән сорауларга да төгәл җавап бирделәр. Тамашачылар тамашадан бик канәгатъ калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International