Бөреле авыл җирлеге командасы КВНның дүртенче уены җиңүчесе

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген 17 март көнне Биектау районының Үзәк мәдәният йортында Биектау районы авыл җирлекләре арасында уздырылган КВН уеннарының дүртенчесе узды.

Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Бөреле авыл җирлеге командасы, икенче урынны Чыпчык, өченче урынны Шәпше һәм дүртенче урынны Биектау авыл җирлеге командалары лаек булды.

Уенның җиңүчесе финал уенына юллама алды.

Исегезгә төшерәбез, барлык авыл җирлекләреннән җыелган 25 команда  февраль-мартта  үзара кыч сынашачак. 6 нчы апрельдә финалга чыккан командалар арасында финал уены булачак. КВН уеннары Россиядә кино елына багышланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International