Кичә 17 мартта Арча Мәдәният йортында татарча КВН фестивале узды. Әлеге фестивальдә барлыгы 7 команда чыгыш ясады. Биектау районын Олы Кавал авылының "8 шәм" командасы тәкъдим итте.
Гран прига Арчаның «Үрнәк» командасы лаек булды. Номинацияләр буенча җиңүчеләр арасында безнең команда капитаны Камилә Ганиева да бар. "Иң яхшы актриса" номинациясендә ул җиңүче дип табылды һәм киләчәктә "Казан арты" КВН командасы составында татар Югары лигасында чыгыш ясаячак.