Биектау районы командасы Нургали Миңнеханов истәлегенә турнирда 2 нче урынны алды

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

17-20 март көннәрендә Саба районында Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл тенисы буенча Бөтенроссия турниры узды. Әлеге турнирда Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар катнашты.

17 нче мартта, турнирны тантаналы рәвештә ачуда Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. 

Ярышларда Анастасия Волкова, Диана Галләмова, Рүзәл Зарипов, Алексей Волковтан торган Биектау районы командасы да чыгыш ясады. 

Шәхси зачетта Диана Галләмова 3 нче урынга лаек булды. Ә гомумкоманда зачетында Биектау районы командасы ИКЕНЧЕ урынга лаек булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International