ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Тимур Рәхмәтуллинның туган көнендә аның хыялы тормышка ашты.  ДЦП диагнозы белән яшәүче үсмер спортны бик ярата, бигрәк тә футболга мөкиббән ул.

Татарстан гражданнарына Пенсия фондыннан үзләренә кирәкле мәгълүматны уңайлы юллар аша алу мөмкинлеге тудырылды. 

28 март төнге 1 сәгать 50 минутта ГЛОНАСС 112 системасы буенча Биектау районы, “Оптимист” бакчачылык җәмгыятендәге бер йортта янгын чыкты.

Биектау универсаль спорт комплексында ирекле көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы һәм Олимпия уеннарында катнашкан Сергей Тимофеев призына Бөтенроссия ачык турниры узды. Әлеге турнир Биектау районында 3-нче тапкыр уздырылды һәм ул күркәм гадәт булып безнең районда төпләнеп калыр дигән өмет бар.  
Күптән түгел Олы Әтнә авылында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017» XVII ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона ярышлары булып узды. Яшь талантларның иҗаттагы казанышлары турында без Биектау районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Борһанова белән сөйләштек.  
Биектау районында “Тоннель” рейдын үткәрү гадәткә кереп китте. Күптән түгел аның  чираттагысы узды. Каменка-Әтнә юлының 15 нче километрында 5.30 минутта Биектау районы Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре  юл-транспорт хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозучыларга тап була. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның ике ае нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау җыелышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләргә юлларның хәвефле урыннарын аерым күзәтчелек астына алырга дигән бурыч куелган иде.  
Мартның соңгы атнасы безнең илдә балалар китабы атналыгы буларак билгеләп үтелә.
Тәрбиясез, итагатьсез баланың, үсеп җиткәч, ил-көнгә, милләткә игелекле гамәлләр кыла алуына өметләнәсезме сез? Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге матур булуына ышанасызмы? Бала тәрбиясе турында сүз чыкканда нәкъ менә шул сорауларны алга куярга кирәктер.
Һәр атнаны чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Усад спиртзаводы хезмәткәрләре "Биектау" спорткомплексында мини-футбол һәм волейбол буенча күнекмәләр уздыралар. 
Газета битләре аша үзенчәлекле балалар, аларның якты хыяллары турында без сезне даими таныштырып барабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International