Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Йолдызлар кабынганда
2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
Күптән түгел Олы Әтнә авылында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017» XVII ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона ярышлары булып узды. Яшь талантларның иҗаттагы казанышлары турында без Биектау районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Борһанова белән сөйләштек.
Зона ярышларында Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Теләче районнарыннан талантлар катнашты. Әтнә сәхнәсенә 1500 дән артык бала чыкты. Безнең районнан ярышларда барлыгы 272 бала чыгыш ясады. Алар барлыгы 25 номер әзерләгән иде. Лилия Борһанова аларның һәр чыгышын залда иң көчле җанатар булып тамаша кылды. Ул һәр чыгышка бәя биреп, киләсе фестивальдә тагын да югарырак дәрәҗәдә килү теләге белән янып утырды.
“Биектаулылар лаеклы чыгыш ясадылар. Катнашучыларның елдан-ел талантлары үсә. Мин үзем өчен шуны билгеләп үттем, бездә вокаль ансамбльләр юк. Ансамбль булдырырга кирәк дигән теләк белән кайттым”, - ди Лилия Борһанова.
Бигрәк тә бию коллективлары сөендерде. Безнең район балаларында матур, зәвык белән тегелгән киемнәр иде. Алар башка районнардан нәкъ менә шул яклары һәм осталыклары белән аерылып торды. Бию сәнгате зур чыгымнар сорый торган сәнгать. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яшь талантларны үстерүгә аеруча зур әһәмият бирә.
“Биектау районы талантларын башка районнар һәм шәһәрләр көчле көндәшләр рәтенә кертәләр. Бусы безне бигрәк тә шатландыра. Бездә фестивальнең барлык номинациясе буенча да җиңүчеләр бар. Беренче урыннар да байтак булды. Зона ярышларында катнашкан районнардан килгән коллегалар шаяртып әйтеп тә куйдылар: “элек без сезне санга сукмый идек, ә хәзер сез безнең өчен көчле көндәш”, диләр. Безнең һәр коллектив югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясады. Район җитәкчелеге игътибарын тоеп эшләмәсәк мондый югары дәрәҗәгә җитә алмас идек”, - ди Лилия Зөфәровна.
Узган ел фестивальнең республика этабына безнең районнан 7 номер узган булса, быел алар ике тапкырга артты.
- “Вокал-соло” номинациясендә 5-7 яшьлек талантлар арасында Амелия Феофанова, Екатерина Шулаева 1-нче урынны;
- шул ук номинация буенча 8-11 яшьлек талантлар арасында Динә Гайнетдинова - 3 нче урынны;
- 12-15 яшьлекләр арасында “Вокал-соло” номинациясендә Диана Гайнетдинова, Әдилә Зиннәтуллина һәм Азалия Хәйруллиналар – 1-нче урынны;
- 16-21 яшьлекләр арасында Камилә Шакирова һәм Ләйсән Әминовалар – 2-нче урынны;
- “Хореография” номинациясе буенча “Затейник” һәм “Везунчик” бию коллективлары – 3 нче урынны;
- шул ук номинациядә 12-16 яшьлекләр арасында “Везунчик” бию театры – 1 нче урынны;
- “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “ЭМКанта” триосы – 1-нче урынны;
- “Конферанс” номинациясе буенча Даниил Ершов 3-нче урынны яулады.
“Очаровашки” коллективы махсус призга лаек булды.
Исегезгә төшереп узабыз: «Созвездие–Йолдызлык»та ел саен 70 мең талантлы балалар һәм яшьләр катнашырга теләк белдерә. Фестиваль М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шулай ук Россия күләмендә дә төрле мәртәбәле премияләргә лаек булды.
Алия Хәйретдинова, Айрат Гыйниятуллин фотосы
http://biektaw.ru/tt/the-news-tat/item/12655-yoldyizlar-kabyinganda.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз