Бүген төнлә Биектау районында янгын булды

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

28 март төнге 1 сәгать 50 минутта ГЛОНАСС 112 системасы буенча Биектау районы, “Оптимист” бакчачылык җәмгыятендәге бер йортта янгын чыкты.

Беренче янгын сүндерү машинасы килеп җиткәндә бакчачылык җәмгыятендә агач, бер катлы бакча өенең януы ачыклана. Өйгә электр кертелгән, газ кертелмәгән, йорт иминиятләштерелгән.

Янгын вакытында өйдә кеше булмый. Йорт “Оптимист” җәмгыятенә карый һәм анда бакча җәмгыяте каравылчылары тора торган була.

02 сәгать 25 минутка янгын сүндерелә.

Янгын сүндерүдә барлыгы 14 кеше, 6 берәмлек техника, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән 8 кеше һәм 3 берәмлек техника кулланыла.

Янгын чыгуның беренчел сәбәпләре дип электр техникасының дөрес монтажланмавын атыйлар.

Янгын вакытында каравылчыларның берсе сул кулын ут белән 1%ка пешерә. Аның сәламәтлеген тикшергәннән соң ул өенә озатыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International