ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2017 ел
җомга

Биектау үзәк мәдәният йортында Биектау районы Советының XVIII утырышы узды. Сессиядә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов катнашты. Көн тәртибендә 14 мәсьәлә иде. Бу хакта тулырак безнең хәбәрчебез материалында укый алырсыз.

Бүген 30 март көнне Биектау районының Үзәк мәдәният йортында Биектау районы авыл җирлекләре арасында уздырылган КВН уеннарының бишенчесе узды. Әлеге уенда Казаклар, Суыксу,  Дөбьяз, Ямаширмә һәм Мәмдәл авыл җирлекләре командалары катнашты.  

28 мартка каршы төндә “Оптимист” бакчачылык ширкатендә каравылчы йорты яна.  113-нче янгын-коткару бүлеге башлыгы Азат Кәлимуллин сүзләренә караганда, әлеге янгынны очраклы рәвештә генә чыккан янгын дип әйтеп булмый. Өй иске булу сәбәпле, аның электр үткәргечләре дә бик начар була. Үткәргечләргә  даими рәвештә көч килеп торган.  Биектау районында чыккан янгыннарның күбесенә  электр үткәргечләренең искерүе сәбәпче булып тора.

"Бөреле" хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек, шулай ук сөт җитештерү мәсьәләләрен күтәргән семинар-киңәшмә узды. 

Бусагада апрель, ә кыш язга баш бирергә уйламый да. Шуңа да карамастан язның иң изге, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе Җиңү көненә әзерлек бүгеннән үк башланды. Җиңү парады көтеп алган чараларның берсе. Быел парадны оештыручылар биектаулыларны сокландырырга уйлыйлар. Халыкны нәрсә белән җәлеп итәчәкләр – бусы инде әлегә сер булып саклана.  

Кичә Биектау  авылында "Китап бәйрәме" узды.
 

Бүген “Серп и Молот” хуҗалыгы базасында Киров өлкәсенең “Слободской машина төзү заводы” һәм «Сельхозснаб Киндери» ҖЧҖ тарафыннан семинар уздырылды.

Бүген 31 март көнне Биектауның Үзәк мәдәният йортында районның төрле оешмалары командалары КВН уенында көч сынашты.

Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында фольклорчы, педагог, музыкант Солтан  Фидаис улы Шиһапов белән очрашу булып узды.

Шушы көннәрдә балаларыбызга милли тәрбия бирү максатыннан,  Ямаширмә балалар бкчасында “Бишек туе” дигән күңел ачу кичәсе булып узды.Кызларыбыз  бишек җырын, такмак-такмазалар  башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International