Биектау районында авыл хуҗалыгы техникасы буенча семинар-презентация узды

2017 елның 31 марты, җомга

Бүген “Серп и Молот” хуҗалыгы базасында Киров өлкәсенең “Слободской машина төзү заводы” һәм «Сельхозснаб Киндери» ҖЧҖ тарафыннан семинар уздырылды.

Әлеге семинарда Биектау районы авыл хуҗылыгы предприятиеләреннән тыш, якын тирә районнардан: Балтач, Кукмара, Саба, Арча һәм Әтнәдән белгечләр килгән иде.

Семинарда катнашучыларга семинар уздырган оешмалар чыгара торган техника, аларның яңа төрләре белән таныштырып киттеләр.

Семинар кысаларында завод техникасын куллану һәм таны 2017 елда сатып алу сорауларына кагылган киңәшмә дә узды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International