Бурдан кала, уттан калмый

2017 елның 31 марты, җомга

28 мартка каршы төндә “Оптимист” бакчачылык ширкатендә каравылчы йорты яна.  113-нче янгын-коткару бүлеге башлыгы Азат Кәлимуллин сүзләренә караганда, әлеге янгынны очраклы рәвештә генә чыккан янгын дип әйтеп булмый. Өй иске булу сәбәпле, аның электр үткәргечләре дә бик начар була. Үткәргечләргә  даими рәвештә көч килеп торган.  Биектау районында чыккан янгыннарның күбесенә  электр үткәргечләренең искерүе сәбәпче булып тора.

“Районда 80% янгын чыгу очрагы электр үткәргечендә барлыкка килгән кыска ялганыш вакытында килеп чыга, - ди Азат Кәлимуллин. – “Оптимитс”та булган янгын да нәкъ шул сәбәпле килеп чыга. Бер розетка аша  берничә электр приборын эшләтәләр. Бу электр үткәргеченең артык кызуына китерә һәм кыска ялганыш барлыкка килә. Каравылчы өендә өйалды түшәме астыннан үткән электр үткәргече яна башлый”. 

 Бәхеткә, янгын вакытында бер кемгә дә физик зыян килми. Йорттагы 2 кеше янгын башлангач та өйдән чыгып китәргә өлгерә. Әйткәнемчә, районда совет чорында салынган шәхси өйләрнең барысында да диярлек шундый хәл. Совет чорында стандартлар башка төрле иде. Йортта электр приборлары да бүгенге кебек күп түгел, электр чыбыкларына моның кадәр көч килми иде. Челтәр озынайткычлары ярдәмендә беръюлы бик күп электр приборларын куллану да фаҗигагә китерә. Кытайда эшләнгән ак төстәге озынайткычлар бигрәк тә куркыныч. Алар сертификация узмаган һәм электр йөкләнешен күтәрә алмый.   

Электр чыбыгы алдан күп тапкырлар кыза, аннан суына, тагын кыза. Мондый хәл теләсә кайсы вакытта янгын китереп чыгарырга мөмкин. Көзге-язгы чорда кешеләр күп очракта электр җылыткычлары белән файдалана. Җылыткычлар электр утын күп “ашый” һәм чыбыклар кыза башлый.  

“Күп кенә кешеләр үзләре ясаган (сертификация узмаган) электр җылыткычлары кулланалар. Кулдан ясалган җылыткычлар, гадәттәгечә, электр утын күп “йота”, - ди Азат Фәритович. – Ясалма радиаторлар өстенә кешеләр юеш чүпрәкләр эләләр. Мондый хәл батареяның кызуына китерә”.  

 

- Яз көне нинди характердагы проблемалар чыгуы мөмкин? 

 

- Яз көне дымлылык арта. Дым мораль искергән электр үткәргечләренә керә һәм аларның аергыч тышчасына зыян салырга мөмкин. Электр үткәргечендә һава шартларының бер җылынып, бер салкынаеп торуы сәбәпле боз катырга һәм ул эрергә мөмкин.  Шул рәвешле аергыч тышча искерә башлый, үзенең сыгылмалылыгын югалта, чыбыкта ярыклар барлыкка килә.  

 

- Йорттагы электр үткәргечләренең куркынычсызлыгы   өчен кемнәр җаваплы. Электр белән тәэмин итүче предприятиеләрме, әллә йорт хуҗалары үзләреме?  

- Бүгенге көндә шәхси йорт эчендәге электр үткәргечләре махсус оешмаларның күзәтүе астында торырга тиеш, дигән закон юк.  Хуҗалык итүче субъект, йорт хуҗасы үз йорты эчендәге электр чыбыкларының куркынычсызлыгы өчен үзе җавап бирергә тиеш. Безнең янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре янгынга каршы профилактик  чаралар уздырган вакытта,  махсус операцияләр барышында “йомшак” урыннарны ачыклыйлар. Кызганычка каршы, безнең хезмәткәрләрнең саны аның кадәр күп түгел. Райондагы барлык шәхси йортларны әйләнеп чыгар өчен бик күп вакыт һәм чыгымнар кирәк. Дәүләт янгын күзәтчелеге хуҗалык итүче объектларга гына үзенең күрсәтмәләрен бирә ала, физик затларга андый күрсәтмәләр бирелми. Кече бизнесны, шәхси эшмәкәрлекне яклау максатыннан тикшерүләр үткәрүләргә берникадәр чик куелды. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы буенча әлеге объектларда  вәзгыятьнең  нинди дәрәҗәдә икәнлеген без күп очракта белми дә калабыз.  Әмма безгә шунысы мәгълүм, әлеге хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре белән гомумән дә шөгыльләнми.   

 

Биектау районы электр челтәре баш инженеры Сергей Владимиров билгеләп үткәнчә, электр исәпләү приборы, автоматлар, эчке электр үткәргечләре – барысы да кулланучы балансында тора. Моннан 20 ел элек йорт хуҗасы белән килешү төзегәндә электрның каршы торучанлыгын үлчәү беркетмәсе соралган булса, бүген анысы да кирәк дип саналмый.  

“Без йорт эчендәге электр үткәргечләрен үзебезгә кабул итеп алмыйбыз. Электрны урлау очракларын булдырмый калу максатыннын без электр исәпләү приборына пломба гына салабыз. Пломба салганда, әлбәттә, барысы да дөрес эшләндеме икән дип, электр чыбыклары үткән схеманы тикшерәбез. Җиргә тоташу контуры эшләнмәгән булса, электр үткәргечләре дөрес ялганмаган очракта без әлеге электр исәпләү приборын кабул итеп алмыйбыз. Барытик безнең барлык күрсәтмәләрне үтәгәннән соң гына пломба куябыз һәм кабул итеп алабыз. Шуннан соң йорт хуҗасы “Энергосбыт”ка барып килешү төзи. Кем дә булса электр үткәргечләрен алмаштытырга тели икән, махсус оешмаларга мөрәҗәгать итә ала”, - ди баш инженер  

 

Азат Кәлимуллин белән сөйләшүне дәвам итәбез.  

 

- “Торак йорт” операциясе нинди гамәлләрне үз эченә ала? 

 

- Әлеге операцияне составында җирле үзидарә органнары, полиция хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, социаль хезмәт күрсәтү органнары хезмәткәрләре булган махсус комиссия башкара. Операция вакытында имин булмаган гаиләләр тикшерелә. Нәкъ менә шундый гаиләләрдә фаҗига килеп чыга да инде. Тикшерү вакытында электр үткәргечләре, мичләр, төтен үткәргеч торбалар тикшерелә.  

- Янгын килеп чыккан очракта кеше, иң беренче чиратта, ни эшләрә тиеш? 

- Янгын килеп чыккан икән, мөмкин булса, тиз генә электр приборларын розеткасыннан алырга кирәк.  Телевизор яна башласа, аны одеял белән капларга һәм су сибәргә кирәк. Электр көчәнеше астында тора торган электр приборларына су сибәргә ярамый.  Сезнең үзегезне ток сугарга мөмкин, чөнки су электр тогын үткәрүче булып тора.   

 

Май янып китсә, аны су белән сүндерергә ярамый. Яна торган май тагын да зуррак мәйданга таралачак. Майлы табаны капкач белән ябарга һәм калын юеш чүпрәк белән каплап куярга кирәк. Киемгә ут капса, аны тиз генә салырга һәм идәнгә ятарга, әйләнә-әйләнә утны сүндерергә кирәк.  Мин, янгын сүндерү отряды башлыгы буларак, һәрбер йортта янгын сүндерү приборы булдыру  ягында торам. Бүген кибеттә 5 литрлы сүндерү приборы 500 сум тора. Мондый прибор белән янгынны чыккан вакытта ук сүндерергә була.  2 прибор булса да бик әйбәт. Аның берсе - өйдә, икенчесе мунчада торырга тиеш.  Мунча яккач аны күзәтүсез калдырырыга ярамый. Мунча янып китсә, аның ишеген ачарга ярамый, чөнки кислород кереп янгынның көчәюенә генә китерә. Ишекне ачкан кеше дә тән җәрәхәтләре алырга мөмкин. Мунча ишеген ачарга кирәк булган очракта үзегезнең алдыгызда сөлге тотыгыз, яисә стенага сыеныгыз.  

 

Хәзерге заманда пластикадан ясалган төзелеш материаллары да зур хәвеф тудырырга мөмкин. Ул янган вакытта яшел-сары төтен чыга.  Мондый төтен бик агулы. Кеше 1-2 тапкыр тирән сулыш алуы җитә, ул үләргә мөмкин. Пермь шәһәрендәге “Хромая лошадь” төнге клубында нәкъ шундый хәл килеп чыга.  Анда пластик тышча яна. Кешеләр шул агуны сулый һәм күпләп һәлак була. Кеше тиз генә үлми, аларның мөһим эчке органнары айлар буе агулана.  

 

- Азат Фаритович, янгынның нейтраль зонасы турында да сөйләгез әле. 

 

- Янгын вакытында идәнгә ятарга кирәк. Чөнки анда агулы матдәләр беренче 10 минутта азрак була. Эвакуациягә дә вакыт кала. Бу “алтын 10 минут” дип атала. Бүлмә ябык булса, ул озаккарак та сузылырга мөмкин.  Әмма астагы һава да агулана башлый.  

Шулай да мондый коридарны без балаларны эзләгәндә кулланабыз. Гражданнар үзләренең йорты схемасын алдан ук өйрәнергә тиеш. Әлеге нейтраль зона аша алар куркыныч урыннан шуышып чыгып китә ала. Әмма чыккан вакытта авызга юеш чүпрәк капларга кирәк. Болай эшләгәндә агулы матдәләрнең эчке органнарга керүе тоткарлана. Противогаз җайланмасын куллану бигрәк тә мөһим.  Тегесе дә, бусы да юк икән, авызга марля куярга кирәк.  

 

- Бакчачылык ширкатьләре өчен нинди киңәшләрегез бар? 

 

-Әйе, яз көне бакча эшләре башлана. Халык үз бакчасын чистарту эшенә керешә, корган чүп үләннәрен яга башлый.  Монда Россия гадәттән тыш эшләр министрлыгының 26-нчы боерыгында күрсәтелгән аерым кагыйдәләрне үтәү мөһим (чүп-чарны мичкәләрдә яисә чокырларда гына яндырырга кирәк).  

Йорт-җирегезне, балаларыгызны һәм үзегезне саклагыз!  

 

 

 


Роза ИБРАҺИМОВА әңгәмәсе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International