"Бөреле" хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек, шулай ук сөт җитештерү мәсьәләләрен күтәргән семинар-киңәшмә узды.
Семинар эшчәнлегендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның машиналар паркын, техниканың язгы кыр эшләренә үзерлеген карадылар. Бөреледәге ашлык складында булдылар, шулай ук хуҗалыкта терлекләр тоту шартлары белән таныштылар.
Семинарның эшен йомгаклап Рөстәм Кәлимуллин әлеге хуҗалыкта да, район буенча да эшләрнең график буенча баруын ассызыклап үтте.