Нәфис Миңнебаев: “Җиңүләргә җиңел юллар юк”

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
Биектау универсаль спорт комплексында ирекле көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы һәм Олимпия уеннарында катнашкан Сергей Тимофеев призына Бөтенроссия ачык турниры узды. Әлеге турнир Биектау районында 3-нче тапкыр уздырылды һәм ул күркәм гадәт булып безнең районда төпләнеп калыр дигән өмет бар.  
Олег Шуркин үзенең чиста җиңүен бик тыйнак кына итеп, хисләренә бирелмичә генә кабул итте. Һәрхәлдә, хөкемдарның сүзләрен ул тыныч кына тыңлады.  Спортның бу төрендә (ирекле көрәштә) чиста җиңү - спортчы көндәшен бернинди шик тудырмыйча аркасына салу дигән сүз.  Мондый җиңү беркайчан да бәхәс тудырмый.  
“Җиңү өчен күнегүләр үтәргә кирәк. Оттырган вакытларда тренердан эләгә, әлбәттә. Хаталар булса тренер аларны тиз генә төзәтү ягын карый. Сергей Федорович бик оста тренер. Өйрәтә, аңлата. Җиңү бик тиз генә килми ул. Ул авыр хезмәтләр, күнегүләр аша килә”, - ди Олег Шуркин. 
 
Сергей Тимофеев бүгенге көндә дә яшь спортчыларны өйрәтә. Турнир аның призына үтә. Олег Шуркиннан кала ярышларда аның тагын 20 укучысы катнашты.  Быелгы турнирга катнашу теләге белән Биектауга Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан 130 спортчы килде.  
 
Наилә Гыйләҗеваны бөтен дөнья белә. 21-нче Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган, 7 тапкыр дөнья чемпионы, 5 тапкыр Европа Кубогына ия булган, 12 тапкыр СССР чемпионы булган һәм Монреальдә узган Олимпия уеннарында фехтование буенча чемпион исеменә лаек булган якташыбыз ул. Спортчы Сулабаш авылында еш кына әбисендә кунакта булган. Биектау районын ул үзенең туган районы дип исәпли, биектаулыларның спортта ирешкән уңышлары белән горурлана.   
“Мин бу ярышларда беренче генә тапкыр түгел. Сергей Тимофеев өчен бик шатмын. Аның безнең балалар белән шөгыльләнүе зур куаныч. Иң мөһиме, аны биредә хөрмәт итәләр. Балага яшьтән үк сәламәт яшәү орлыкларын салырга кирәк. Алар матур итеп биргәнне үзләренә бик тиз сеңдерәләр”, - ди Наилә Гыйләҗева.  
 
“Балалар белән эшләгәндә тактиканы еш кына үзгәртергә туры килә. Аларны яратмасаң уңышларга ирешү турында уйларга да мөмкин түгел. Спортның кайсы да булса аерым төренә алар аңлы рәвештә килергә тиеш”, - ди Сергей Тимофеев  үзе.  
 
Биектау районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Нәфис Миңнебаев сүзләренә караганда, бүгенге турнир яшь көрәшчеләр өчен зур сынау булып тора. Барытик ярышлар гына спортчының көчен ныгыта, ихтыярын арттыра. Грек-Рим көрәше буенча ТР Федерациясе президенты Әгъзәм Гөбәйдуллин да спортчылар келәмдә сынала дигән дигән фикердә тора. “Соңгы елларда Биектау районында спортка аерым игътибар сизелә. Грек-Рим көрәше биредә аерым исәптә тора. Милли көрәш, ирекле көрәш белән дә яшьләр бик теләп шөгыльләнә. Минем уйлавымча, районның спорт буенча потенциалы бик көчле. Димәк, киләчәктә бу җирдән атаклы спортчылар чыгачак.  Без Биектау районы чемпионнарын күрербез әле”, - ди Әгъзәм Гөбәйдуллин.   
Турнирда Биектау спортчылары Рәхим Нигъмәтуллин, Ильяс Шаһивәлиев, Әмир Исламов, Кирилл Надежин, Кирилл Мурин үз үлчәү берәмлекләрендә 3-нче урынны яуладылар. Денис Зеленяк, Артур Нагуманов һәм  Әмир Мөхәммәтҗановлар – 2-нче, Максим Рылов һәм  Инсаф Мөбәракшиннар беренче урынны яулады.  
 
 
 
 

 


Алия Хәйретдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International