Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Баланы тормышка әзерләү – үзе зур җиңү
2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
Тәрбиясез, итагатьсез баланың, үсеп җиткәч, ил-көнгә, милләткә игелекле гамәлләр кыла алуына өметләнәсезме сез? Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге матур булуына ышанасызмы? Бала тәрбиясе турында сүз чыкканда нәкъ менә шул сорауларны алга куярга кирәктер.
24-25 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә республиканың балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләре һөнәри бәйгегә җыелды. Анда республика бәйгесенең финал этабы узды. Бәйгедә барлыгы 89 педагог катнашты. Алар барысы да муниципаль һәм зона турларында җиңү яулаган тәрбиячеләр иде. Алар арасында Учхоз мәктәбе сыйныф җитәкчесе Зөлфия Малязина да бар иде. Ул “Кеше тәрбияләү” номинациясе буенча финалга чыкты һәм Дипломга лаек булды. Чернышевский мәктәбендә оештыру эшләре буенча укытучы булып эшләүче Екатерина Сагиева да шул ук номинация буенча Дипломга ия булды.
Бәйгедә Биектау данын яклаган укытучылар бик күп сынауларны үтеп, җиңүчеләр исеменә лаек булдылар. Алар “Тормышка һәм һөнәремә карашлар” дигән визит карточкасы белән чыгыш ясадылар, балалар коллективында тәрбия эшләрен алып бару буенча үз программаларын якладылар, таныш булмаган балалар коллективында “Без бергә” дип исемләнгән ачык дәресләр бирделәр. Безнең педагоглар шартлы рәвештә ата-аналар җыелышын уздырдылар. Җыелыш “Үзенә буйсындыра торган интернет уеннар” дигән бүгенге көннең иң актуаль темаларына багышланган иде. Алар, шулай ук, “Тәрбия: киләчәккә караш” дигән тема буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр уздырдылар.
Бәйгедә катнашучыларның эшләренә мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Алар арасында РТ мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың мәктәптән тыш эшләр Үзәге, мәгарифне үстерү институты, һөнәри белем бирү үзәге хезмәткәрләре бар иде.
Бәйгедә беренче тапкыр мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм мәгариф бүлекләре башлыкларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты.
Әлеге чарада катнашучылар Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында балалар бакчаларында белем бирүнең сыйфатын арттыру хакында фикер алыштылар, кадрлар һәм финанс мәсьәләләре, балаларның җәйге ялын оештыру һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.
Альбина Мөстәкыймова
http://biektaw.ru/tt/the-news-tat/item/12665-balanyi-tormyishka-%D3%99zerl%D3%99%D2%AF-%E2%80%93-%D2%AFze-zur-%D2%97i%D2%A3%D2%AF.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз