Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Кисәтү артык булмый
2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
Биектау районында “Тоннель” рейдын үткәрү гадәткә кереп китте. Күптән түгел аның чираттагысы узды. Каменка-Әтнә юлының 15 нче километрында 5.30 минутта Биектау районы Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозучыларга тап була. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның ике ае нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау җыелышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләргә юлларның хәвефле урыннарын аерым күзәтчелек астына алырга дигән бурыч куелган иде.
“Тоннель” рейды вакытында юлдагы барлык шоферлар тикшерү үтә. Димәк, юлдан үтүче барлык машиналар да туктатыла һәм “энә күзе аша” үтә. Тәртип бозучылар шунда ук ачыклана. Куркынычсызлык каешын эләктергән булуы, яисә баланың махсус урындыкта утыруы күз салуга ук күренсә, эчке тәртипне алай тиз генә ачыклап булмый. Түләнмичә калган штрафлар шундыйларга керә. Анысын инде базага кереп тикшерергә кирәк.
“ОСАГО” иминият полисларыннан башка гына юлга чыккан шоферлар байтак. Бүген генә берничә шундый шоферны туктаттык, - ди Биектау районы эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе башлыгы Раиль Әминов. – Алдан барган машинаны узу нияте белән каршы яктан килә торган машиналар юлына чыгу очраклары да байтак. Исерек килеш руль артына утырган шоферлар да юк түгел”.
“Тоннель” рейдын нәкъ менә шул урында үткәрү дә очраклы түгел. 2016 елның августында бу җирдә юл-транспорт һәлакәте вакытында 1 кеше һәлак булган иде. Шул ук елны әлеге юлның 10 нчы километрында ике машина бәрелешү сәбәпле тагын 1 кеше фаҗигагә тарыган иде. Дөбьяз авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше үлде.
“Мондый рейдлар машина шоферларын аварияләрдән йолып калырга ярдәм итәме?” дигән сорауга шоферлар үзләре дә бертавыштан “Әлбәттә, ярдәм итә”, дип җавап кайтарды.
Биектау районында Казан-Малмыж, Каменка-Әтнә юллары иң хәвефле юллар исәбендә тора. Киләчәктә оештырылачак рейдлар да юл куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә карап билгеләнә.
Алия ХӘЙРЕТДИНОВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы
http://biektaw.ru/tt/the-news-tat/item/12658-kis%D3%99t%D2%AF-artyik-bulmyiy.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз