ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2017 ел
җомга

Бер хәдистә болай диелә: “Сезнең   иң   яхшыгыз  шул:  кем   Коръән   өйрәнә   һәм  шуны  башкаларга  да  өйрәтә”. Мөгаен, һәрбер мөселманның үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да әлеге хәдисне укыганы, яисә ишеткәне бардыр. Әлеге хәдистә Коръәнне өйрәнергә, аны ятларга, һәрдаим укып, аның белән гамәл кылырга өндәмә ята. Боларның һәммәсендә дә олы хәер һәм бәрәкәт бар.

Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды.

Сентябрь аена температура нормадан югарырак һәм явым-төшем аз булачак дип фаразлана.

Биектау каратэ мәктәбе укучысы Мөхәммәд йосыпов (2007 елгы) Татарстан данын каратэның сетокан төре буенча Ирландиядә узачак Дөнья Чемпионатында яклаячак.


15
август, 2017 ел
сишәмбе

Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина әни булу матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләре республика конкурсында  катнаша.


11
август, 2017 ел
җомга

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йорты 13 август көнне 18:00 та велосипед ярышы үткәрә. Барыгызны да ярышта көтеп калабыз 


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Урнашкан гадәт буенча яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә укучыларга тәрбияләнүче, инвалид әти-әниләре белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән хәйрия акция уздырыла. 2007 нче елдан акция кысаларында мохтаҗ гаиләләрдә үсүче 165 мең укучыга барлыгы 210 млн сумлык ярдәм күрсәтелде.


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Соңгы елларда Россиянең эчке эшләр органнарына караган законнарда, органнарның структурасында җитди генә үзгәрешләр бара. Шулай булуга да карамастан, Биектау районы эчке эшләр бүлеге вәзгыятьтә үз урынын саклап кына калмады, райондагы оператив хәлне тулы контрольдә тотуга иреште.

Биектау районы Каенлык авылында яшәүче Гөлчирә Кадыйр кызы Зарипованы 4 август көнне иртә таңнан якыннары һәм туганнары 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлый башладылар. 90 яшь! Юбиляр үзенең 10 нчы дистәсенә таба барганына үзе дә ышанмый. Ни арада гомер үткән дә ни арада 90 тулган?


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Район Сабан туе һәм “Түгәрәк уен” фестивале кунакларның, оештыручыларның  һәм катнашучыларның күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Келәмнәрдә соңгы унъеллыкның  танылган  көрәшчеләренең  көч һәм куәтләрен  тагын да исбатлауларын күзәтеп торган  тамашачыларның хис-тойгылары югары ноктасына җитте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International