Рөстәм Миңнеханов Биектау районы башлыгына “Лада Ларгус” машинасы ачкычларын тапшырды

2017 елның 18 августы, җомга

Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды.

Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды. Биектау районыннан чарада район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗановлар катнашты. 

Биектау районы мәгариф оешмалары өчен дип Рөстәм Миңнеханов “Лада Ларгус” машинасы ачкычын һәм 244 комплект ноутбук алыр өчен сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International