ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Биектау авылындагы Зур Кызыл урамында төзелеш эшләре бара. Төзелеш мәйданчыгы зур булырга охшаган, ә менә  нәрсә төзеләчәген әлегә аңлап булмый. Менә шуны ачыклау өчен үз хәбәрчебез төзелеш барган урынга юнәлде. 

Биектау авылының Овражная урамын  күптәннән инде “законсыз хуҗа” – су басып алган. Аңа берәү дә шатланмый һәм хәтта су керә торган урынны каплау эшләрен башкарып, “басып алучыдан” котылырга да тырышып караганнар, әмма су керүен генә тиз керә, әмма  чыгарга  бер дә  ашыкмый.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә интернетта беркемне дә битараф калдырмый торган видео «сәяхәт итә». Анда сүз 76 яшьлек Сәкинә әби белән 65 яшьлек Госман бабайның никахлары турында бара. Бу аларның икесенең дә беренче никахлары.

Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.

Армиядә хезмәт итеп кайтуларына бер елдан да артык булмаган һәм бүгенге көндә эшсез булган россиялеләргә пособие күләме үзгәрде. Әгәр дә хәрби чакырылышка кадәр Россия гражданының кимендә 24 атна түләүле эш урыны булып, шуннан армиягә киткән булса, аңа пособие соңгы өч айлык хезмәт хакының уртача күләменең процент чагыштырмасы нигезендә түләнәчәк.

2013 елда “Татар җыры”на багышланган матбугат конференциясендә Хәния Фәрхи эстрададага мөнәсәбәте хакында белдерде: "Эстрадада биш ел балкыйсың да, сүнәсең, әмма Хәния Фәрхи исеме ташка басылган!"

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы” музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына “түгәрәк өстәл” форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгышы белән башланды.

2016 елның июленнән алып бүгенге көнгә кадәр “Татар әдәбияты үзәге” сайтыннан 15 мең кеше файдаланган. Шулай ук бу вакыт эчендә 1500 китап сатылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды матбугат үзәгендә “Татар әдәбияты үзәге” сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

Янгын "Бөреле" хуҗалыгында чыга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International