Биектау районында комбайн янган

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Янгын "Бөреле" хуҗалыгында чыга.

Биектау районы янгын сүндерүчеләре Биектау районында, Бөреле авылы янындагы тимер юл буенда янган КСК-100 комбайнын сүндерделәр дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 

 

12.25 сәгатьтә янгын турында хәбәр килеп ирешә, янгын сүндерүчеләр өч минуттан шул урынга килеп җитә, өч минут эчендә янгынны сүндерәләр дә. 49 яшьлек комбайнчы зыян күрми. Янгын сәбәбе - комбайнның төзек булмавы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International