Биектау каратэ мәктәбе укучысы Мөхәммәд йосыпов (2007 елгы) Татарстан данын каратэның сетокан төре буенча Ирландиядә узачак Дөнья Чемпионатында яклаячак.
Мөхәммәд Татарстан командасындагы 20 спортчы арасыннан иң яшь спортчыларның берсе. Россиядән Чемпионатта 160 кеше катнашачак. Мөхәммәд тренер Айдар Зыятдиновта шөгыльләнә.
Фотода – Мөхәммәд уң якта.