Сентябрь аена температура нормадан югарырак һәм явым-төшем аз булачак дип фаразлана.
Шулай итеп, август ае җиткәндә генә үзәк төбәккә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышыныж сентябрь аенда да саклануы мөмкин.
Алдагы атнада Россиянең үзәк өлешендә һава температурсы 20-25 градустан түбән төшмәячәк. Август ахырына кадәр температураның нормадан түбән булуы күзәтелми. Бары ике көн - 21-22 август кына бераз салкынча булачак, аннан тагын җылытачак.