Биектау районы Каенлык авылында яшәүче Гөлчирә Зарипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Биектау районы Каенлык авылында яшәүче Гөлчирә Кадыйр кызы Зарипованы 4 август көнне иртә таңнан якыннары һәм туганнары 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлый башладылар. 90 яшь! Юбиляр үзенең 10 нчы дистәсенә таба барганына үзе дә ышанмый. Ни арада гомер үткән дә ни арада 90 тулган?

 

Районның өлкән яшьтәге ветераннары олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасына лаек булалар. Телеграмманы һәм район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән котлау сүзләрен Гөлчирә апага район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров җиткерде. Юбилярны котларга, шулай ук, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Рания Гайнетдинова, авыл җирлеге башлыгы Эльвира Әхмәдуллина һәм соцаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре килгән иде.

 

Бу көнне Гөлчирә Кадыйр кызы телефоннан да котлаулар кабул итте.

 

Гөлчирә апаның ире Бөек Ватан сугышында катнаша. Тол хатын булып яшәвенә дә инде бик күп еллар узган. Ул да, сугыш чоры хатын-кызлары кебек дәһшәтле елларның ачысын-төчесен үз җилкәсендә күтәргән кеше. Соңыннан да гомере хезмәттә үтә аның. Бүген дә әле ул зирәклеге, акылы белән якыннарын сокландырып яши. Балаларына, онык-оныкчыкларына киңәшләр бирә. Аның кәефе һәрвакыт күтәренке. Тормыш авырлыкларын тырышлыгы белән җиңәргә күнеккән ул. Балаларын да тырышып яшәргә өнди.

 

 

 


Гүзәл Әхмәтшина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International