ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Биектау-2005” хоккей командасының 9 уенчысы “Ак Барс” командасына күчте.

Бөтенроссия «Игътибар балалар!» акциясе кысаларында, Дөбьязның «Гөлчәчәк» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре иминлеге буенча дәресләр узды.

Районда яшәүчеләрнең газ, электр энергиясе, судан бушлай файдалану теләге арта гына бара.


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Мөхәммәд Чемпионатта барлыгы өч тапкыр келәмгә чыга, шуның икенсен җиңә, берсендә Япониядән көндәшенә оттыра. Хәзерге вакытта спортчы Чемпионатның дүрттән бер өлешенә әзерләнә.

Бүген Әлмәт шәһәренең "Городской" стадионында Әлмәтнең ДЮСШ һәм Биектауның "Эверест" командалары чираттагы футбол буенча уеннарын уздырды.

Бүген 20 август көнне Биектау районы Красна авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Разия  Шәйхи кызы Нуралиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


18
август, 2017 ел
җомга

Без барыбыз да, 1945 елның маенда Берлиндагы Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү байрагын кемнәр элгәнен төнлә уятып сорасалар да, беләбез: Егоров белән Кантария. Берсе – рус, икенчесе грузин милләтеннән булган бу батырлар турында һәр тарих китабында язылган иде. Байракны беренче булып татар егете Газетдин Заһитов элгән булуы беркайда да күрсәтелмәде.

Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсе базасында диагностика үзәге эшли. Күптән түгел генә биредә уникаль технологияләргә ия томографлары булган МРТ кабинеты ачылды дип беләм. Тән әгъзаларын өзлексез сканирлау мөмкинлеге бөтен кешегә дә бушлай тудырыламы? Әлеге тикшеренүгә ничек эләгергә мөмкин?

Дөньяда берничек тә җиңеп тә, бетереп тә булмый торган нәрсәләр бар. Кешеләр аның белән көрәшә, төрле кануннар, әхлак нормалары, юк итү кораллары, көрәш технологияләре уйлап чыгара. Аерым төркемнәр генә түгел, тоташ дәүләтләр шул эшкә алына, төрле кампанияләр оештыралар, ә теге җиңелми. Юкка чыкмый. Аз гына яшеренеп тора да кабат үз эшенә тотына. Әнә шундый феноменнарның берсе – җинаятьчелек.

1 сентябрь көнне бар мөселман дөньясы ислам динендәге иң мөхтәрәм бәйрәмнәрнең берсен Корбан гаетен бәйрәм итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International