ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

«Нәфис Косметикс»ның сабыннарын Кытайда да үз иткәннәр. Оешма быелдан Кытайдагы ике зур компания белән килешү төзегән. Чит ил дистрибьюторларына продукциянең беренче партиясе – 8,5 тонна товар инде озатылган. Тиздән Татарстанда җитештерелгән товарны Шанхай, Гуанчжоу, Шэньчжэньдә яшәүчеләр дә куллана алачак. Киләчәктә «Нәфис Косметикс» миллионлаган кеше яшәгән Кытай шәһәре халкын ай саен 1000 тонна продукция белән тәэмин итәргә ниятли.


3
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе
1 сентябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Корбан Гаете - мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Быел ул 1 сентябрьгә туры килә. Бу көнне гает намазын уку һәм вәгазъ тыңлау өчен мәчеткә иллегә якын ир-ат җыелган иде. Болар - Алан-Бәксәр һәм Алат спиртзаводы авылында яшәүче мөселманнар һәм шәһәрдән кайткан кунаклар. Соңгы елларда гает намазына олыларга ияреп мәчеткә балалар да йөри башлавы куандыра.


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә торган бу бәйрәм быел 1 сентябрьгә туры килә. Гарәп теленнән “корбан” сүзе “нәрсәгә дә булса якынаю” дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата.


30
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. 


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Биектау районының Җиңү паркында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашында Республикакүләм уздырыла торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе узды. Акция Республикада 2007 елдан бирле уздырылып килә.

Бүген районның Үзәк мәдәният йорты каршында Биектау районы мәктәпләренең традицион күргәзмә-ярминкәсе узды.

Шәпше авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Исмәгыйль улы Хәбибуллин бүген 23 август көнне үзенең 92 нче туган көнен бәйрәм итә.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның иң үтемле ысулы – спорт белән шөгыльләнү. Акыл хезмәтен физик хезмәт белән аралаштырып барсаң, эштә дә, спортта да зур уңышларга ирешергә мөмкин. Физкультура – төп көч һәм сәламәтлек чыганагы. Ул кыюлык, тәвәккәллек, күмәкчеллек кебек сыйфатлар тәрбияли, тәртиплелеккә, максатчанлыкка өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International