Шәпше авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Исмәгыйль улы Хәбибуллин бүген 23 август көнне үзенең 92 нче туган көнен бәйрәм итә.
Ветеранны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров килде. Ул ветеранга озын гомер, сәламәтлек теләде, котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.