ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Ноябрь аенда юлларда бөкеләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре ешаеп китә. Барысы да һава торышының кискен үзгәрүчән булуына бәйле. Бүген - җылы һава торышы, ә иртәгә температура нульдән берничә градуска түбәнәеп китәргә мөмкин.

Биектаулылар буш вакытларын районның үзәк паркында үткәрергә бик яраталар. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки биредә ял итү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Монда үзеңне ачык һавадагы музейда кебек хис итәсең.

Республика кошчылары куркуга төштеләр, чөнки октябрь аенда кош гриппы башланган икән, дигән борчулы хәбәр таралды. Чынлап та, Татарстанның Буа, Мөслим, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Әле шушы көннәрдә генә Башкортстан чигендә тагын бер очрак баш калкыткан. Кош үрчетүчеләргә мондый вазгыять ничек тәэсир итә һәм алар саклану өчен нинди чаралар күрәләр?


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Казан шәһәрендә Биектау районы җитештерүчеләренең чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Урнашкан гадәт буенча ул башкаланың Авиатөзелеш районында оештырыла һәм бик күп шәһәрлеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Ярминкә инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Соңгы датасы - агымдагы елның 26 нчы декабре. Биектаулылар өчен районда ярминкә уздырылмас, мөгаен. Быел бары Казанда гына оештырылачак. Безнең авыл уңганнары җитештергән продукцияне шәһәр халкы яратып ала.

МТС Банк 2020 елның октябрендә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, онлайн-сатып алулар ясаганда, республика халкының ничек үзгәрүен өйрәнде.

Коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән кешеләр WorldSkills стандартлары буенча актуаль ИТ-компетенцияләрне түләүсез үзләштерә алалар. Уку өчен гаризалар https://express.worldskills.ru сайтында кабул ителә.


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Алты ел эчендә учреждениеләр адресына күп функцияле үзәкләр эшләп килгәндә бер генә шикаять тә алынмады.

21 Мәктәп кампусларында укуның яңа дулкыны старт алды. Димәк, Мәскәүдә һәм Казанда меңнән артык абитуриент сайлап алуның барлык этапларын уңышлы узган һәм 21 мәктәпнең яңа катнашучылары булган.

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Илья Начвин һәм республика буенча КФҮ директоры Ленара Мозаффарова хезмәтләрне цифрлаштыру һәм КФҮ эше турында сөйләделәр.

Авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланып килә. Алда салкын кыш. Ел саен бу вакытта районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы чорда ремонтлауны оештыру буенча семинар-киңәшмәләр уздырыла. Чараларның максаты - авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын тәэмин итү һәм аны сыйфатлы саклауга кую, 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International