Конкурс чимал булмаган энергетика товарлары, эшләр, хезмәт күрсәтүләр, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен экспортлауда зур уңышларга ирешкән эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре һәм шәхси эшкуарлар арасында үткәрелә.
Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклы һәм икътисадый үсешнең төп факторларыннан берсе буларак карала. COVID-19 пандемиясе китереп чыгарган хәлгә карамастан, компанияләрнең экспорт активлыгы элеккечә үк актуаль мәсьәлә булып кала. «Ел экспортеры» конкурсы – экспорт юнәлешле предприятиеләргә үз потенциалларын тормышка ашыру өчен уникаль стимул.
Конкурста җиңүчеләрне билгеләү ике этапта узачак. Беренче этапта җиңүчеләр — һәр федераль округ дәрәҗәсендә – август-сентябрь айларында игълан ителәчәк (тантаналы чара даталары турында өстәмә хәбәр итәчәкбез). Аннары округ этабы нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алган компанияләр арасыннан федераль дәрәҗәдә конкурста җиңүчеләр сайлап алыначак.
Конкурсның округ этапларында җиңүчеләр һәм призерларның дипломнары һәм грамоталары һәр федераль округта конкурсның округ этапларын үткәрү нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә тапшырыла.
Россия экспорт үзәге карары буенча, конкурсның округ этапларында җиңүчеләргә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре арасыннан чыгымнар, әлеге затлар Конкурсның округ этаплары нәтиҗәләре буенча тантаналы бүләкләү чарасында катнашуга әзер булуын раслаган булса, (транспорт чыгымнары һәм конкурсның округ этаплары кысаларында тантаналы бүләкләү чорында Премия алучыларның 1 генә вәкиленә) компенсацияләнергә мөмкин.
Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы ноябрьдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында дәүләтнең беренче затлары катнашында узачак.
«Ел экспортеры» конкурсының максаты – экспортчыларның уңышларын дәүләт дәрәҗәсендә таныту.
Конкурста катнашу – бушлай. Конкурста катнашу өчен документлар https://www.exportcenter.ru/awards/ сайтында кабул ителә. Заявка бирергә өлгерегез!
Түбәндәге төп номинацияләр билгеләнә:
* Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры;
* Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры;
* Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ел экспортеры;
* Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры;
* Ел трейдеры;
• Ел ачышы (бары тик КУЭ субъектлары өчен генә);
• Яңа география (бары тик эре бизнес өчен генә).
Сораулар калдымы? award@exportcenter.ru буенча языгыз һәм +7 (495) 937-47-47 телефоны буенча шалтыратыгыз.