ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

HeadHunter россиялеләр фикеренчә, мәшгульлекнең иң дәрәҗәле өлкәләрен атады. Россиянең иң дәрәҗәле эш эзләүчеләре нефть-газ тармагында эшләүне саный. Респондентларның 48% ы бу вариантны сайлаган. Икенче урында - IT-тармак. Сораштырылучыларның 47%ы аны сайлаган.

Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин видеоконференцэлемтә режимында Дәүләт экспертизасы оешмаларының VI Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Чара кысаларында ул очрашуда катнашучыларга төзелешкә ярдәм итү буенча Татарстанның яңа платформасын тәкъдим итте.


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Гөлнара Галиуллинаның педагог булачагы язмышында алдан ук язып куелган булган, күрәсең. Үзегез уйлап карагыз. Аның әти-әнисе дә музыкага гашыйк кешеләр, ул үзе дә музыка мәктәбен тәмамлаган. Музыка училищесына да бик җиңел кергән, әмма сәламәтлегенә бәйле рәвештә анда укый гына алмаган. Аннары белемен педагогика көллиятендә дәвам иткән һәм тагын җырчы булырга омтылып караган. Гөлнара Илдаровна консерваториягә укырга кергән, анда да укуын туктатырга мәҗбүр булган. Аның каравы педагогика университетында гел “бишлеләр”гә генә укыган. Һәм менә 20 елдан бирле Биектау районында вокал укытучысы булып эшли. Аның укучылары иң абруйлы конкурсларда җиңеп чыгалар. Тормышын җыр белән бәйләргә теләүчеләрнең һәркайсы да нәкъ менә Гөлнара Галиуллина җитәкчелегендә, аның янында шөгыльләнергә телиләр.

Коркачык мәдәният йортында курчак театры персонажлары, түгәрәктә әзерләнгән әйберләр һәм декорацияләр күргәзмәсе уза. Аларның барысын да тамашачы спектакльләр барышында күргән.


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Бер табибка - 6 мең кеше. Табиб-терапевт Геннадий Юмашев бүген әнә шундый шартларда эшли. Пандемия беткәнче башкача була да алмый. Бер көндә табибка иллешәр пациент килә. Урында да кабул итә, өйләренә дә бара.

Урып-җыю эшләре төгәлләнде, уҗымнар чәчелде. Тик район хуҗалыкларында эш туктамаган. Киресенчә, эш күп - яңа сезонга әзерлек эшләре башланды.

Казан экспертлары "Ясалма интеллект: нульдән тиз старт" белем бирү проекты кысаларында Татарстанда тикшеренүләр үткәрде. Аның нигезендә, регионга ясалма интеллект һәм үтәли технологияләр, шулай ук квалификацияле кадрлар җитми. Бу хакта проектның оештыру комитеты хәбәр итә.

Яңа ел алды сезонында Россия Почтасы татарстанлыларга бүләк адресатын сөендерсен өчен, ничек дөрес итеп төреп, посылканы җибәрүне искә төшерә.

Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары старт алды. Чемпионатның беренче агымын ачу тантанасы бүген берьюлы берничә мәйданчыкта узды: КНИТУ-КАИның Инженерлык лицей-интернатында, КЦК-КТИТС һәм башкалар.

Узган атнада логопедлар һәм балаларның сөйләм телендәге кимчелекләрне бетерү өстендә эшләүче белгечләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Балалар бакчаларына йөри торган балаларның күбесе сөйләмнәрендә тайпылышлар булу белән аерылып тора. Әмма алар белән тиешле коррекцион эш алып барганда ул кимчелекләрне төзәтергә мөмкин. Бу эштә логопедларның һәм дефектологларның хезмәте аеруча әһәмиятле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International