Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды бизнес һәм үзмәшгульләр өчен займнарның ставкаларын киметте

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды (ФПП) «Перезагрузка» һәм «Үзмәшгульләр» программалары буенча 1 июньгә кадәр ташламалы финанс җәлеп итү турындагы барлык гаризалар буенча ставкаларны РФ ҮБ төп ставкасына кадәр (5%) киметте.

Элек продуктлар буенча максималь ставка 6% иде. Бизнеска һәм үзмәшгульләргә финанс ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Перезагрузка» микрозаймы, элеккечә, Татарстанда иң кирәкле финанс программаларының берсе булып кала бирә.

Микрофинанслау бизнес вәкилләренең максималь киң даирәсенә исәпләнгән, микрозаймны заемчыларның эшкуарлык максатларына нигезләнгән теләсә нинди чыгымнарына алырга мөмкин. Ташламалы микрофинанс продукты 2 елга кадәр срокка 300 меңнән 5 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тота. Займнан икътисадның реаль секторында эшләүче барлык КУЭ категорияләре файдалана ала.

Үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектында да каралган. Моның өчен Татарстан Республикасы ЭЯФ «Үзмәшгульләр» программасы буенча микрозаймнар бирә.

Микрозайм шәхси эшкуар булмаган һәм махсус салым – «Һөнәри керемгә салым» режимын кулланучы физик затлар өчен эшләнгән. Шул ук вакытта заемчы кимендә 6 ай дәвамында үзмәшгуль статусында теркәлгән булырга һәм бизнес алып бару территориясе буларак Татарстанны сайларга, кредитны түләү вакытына бурычка алучының яше 65 елдан да артмаска тиеш.

Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.

Ташламалы финанслауны җәлеп итүгә гаризаларны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кабул итә. Моннан тыш, Фонд микрозайм алу өчен кирәкле документлар пакетын формалаштырганда да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International