Агымдагы елның 7-20 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре гражданнары арасында түбәндәге юнәлешләр буенча социологик сораштырулар уздыру оештырылачак:
1. «Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты» https://mert.tatarstan.ru/dostupnost-i-kachestvo-okazaniya-finansovih-uslug.htm
2. «Татарстан Республикасында халыкның рәсми булмаган мәшгульлеге» https://mert.tatarstan.ru/sotsiologicheskiy-opros-neformalnaya-zanyatost-v.htm
Сораштыруларда катнашу өчен «Эшчәнлек» бүлегенә, «Халыкны һәм бизнес вәкилләрен сораштырулар» рубрикасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гражданнарның сораштыруларда катнашуы аноним булып тора. Муниципаль берәмлекләр буенча җыелма рәвештә үткәрелгән сораштыруларның нәтиҗәләре башкарма хакимият органнары тарафыннан идарә карарларын кабул иткәндә кулланылачак.