Экспортка ярдәм үзәге Татарстан эшкуарларының халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Экспортка ярдәм үзәге бизнес субъектларының халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында Татарстан Республикасының күмәк стендында катнашуын оештыра.

Үзәк Татарстан экспортерларын бердәм коллектив экспозициядә катнашырга чакыра. Дөнья дәрәҗәсендәге күргәзмәләрдә катнашу эшкуарлар өчен үзләре җитештергән продукция турында сөйләү һәм бөтен дөнья буенча клиентлар һәм партнерлар табу мөмкинлеген ача.

Исегезгә төшерик, Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын арендага бирә, стенд төзи, тәрҗемәче хезмәтләре өчен, үз чиратында, эшкуарга күргәзмә үрнәкләрен күчерү, яшәү һәм ташу буенча чыгымнарны түли.

Республика экспортерларын түбәндәге чараларда катнашырга чакырабыз:

Чит илләрдә:

  1.  "Төзелеш - UzBuild 2021" 22 нче Үзбәкстан Халыкара күргәзмәсе (төзелеш, Үзбәкстан, Ташкент) – 22-24 сентябрь, 2021 ел
    Сайт: https://www.uzbuild.uz/ru/index.php
  2. Opes 2021 – Оман нефть-газ һәм энергетика тармагы халыкара күргәзмәсе һәм конференциясе (нефть, Оман, Маскат) – 2021 елның 13-15 сентябре
    Сайт: https://omanpetroleumandenergyshow.com/home
  3. Kioge 2021 – "Нефть һәм газ" 27 нче Казакъстан халыкара күргәзмәсе  (нефть, Казакъстан, Алматы) – 29 сентябрь, 2021 ел – 1 октябрь, 2021 ел
    Сайт: https://kioge.kz/ru/
  4. Project Qatar 2021 – 17 нче Төзелеш технологияләре, төзелеш материаллары, җайланмалар һәм табигать саклау технологияләре халыкара күргәзмә-ярминкәсе  (төзелеш, Катар, Доха) – 2021 елның 4-7 октябре

Сайт: http://www.projectqatar.com/

  1. Bakubuild 2021 – "Төзелеш" 26-нчы Әзербәйҗан халыкара күргәзмәсе (төзелеш, Әзербәйҗан, Баку) – 2021 елның 20-22 октябре
    Сайт: https://bakubuild.az/ru-main/
  2. Agroworld 2021 (АСК, Казакъстан, Алматы) – 2021 елның 3-5 ноябре
    Сайт: https://agroworld.kz/ru/
  3. KazBuild 2021 – Төзелеш һәм Интерьер, Тәрәзәләр, Ишекләр һәм Фасадлар, Керамика һәм Таш 27 нче Казакъстан халыкара күргәзмәсе  (төзелеш, Казакъстан, Алматы) – 7-9 сентябрь, 2021 ел

РФ территориясендә:

  1. Агропродмаш-2021 (АСК, Мәскәү) – 2021 елның 4-8 октябре
    Сайт: https://www.agroprodmash-expo.ru/
  2. Сәламәтлек саклау-2021 (Медицина, Мәскәү) – 2021 елның 6-10 декабре
    Сайт: https://www.zdravo-expo.ru/

 

Катнашу өчен гаризаны 2021 елның 15 июненә кадәр  tatexport@yandex.ru электрон почта адресы буенча җибәрергә кирәк яки: +7 (987) 270-06-91 (WhatsApp). Гаризада түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк:

- компаниянең исеме;

- компаниянең ИНН;

- элемтә өчен телефон һәм фамилия, исем, ата исеме;

- чарада нәрсә чыгарырга планлаштырасыз;

- нинди чарада катнашырга телисез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International