Икътисад министрлыгы процент ставкаларын һәм азык-төлек һәм әзер ризыклар китерү сервисларына түләүне субсидияләү программаларына старт бирде

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы даими рәвештә бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге программаларын камилләштерү өстендә эшли. Пандемия чорында 2 программа – гамәлдәге бизнес кредитлары буенча процент ставкасын субсидияләү һәм азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны 100% субсидияләү зур ихтыяҗ булуын күрсәтте. Агымдагы елда бу проектларны дәвам иттерү турында карар кабул ителде. Ярдәм алу өчен гаризалар 11 июньнән кабул ителә башлый.

«Аерым алганда, ставканың процентын субсидияләү программасы буенча финанслау күләмен узган ел дәрәҗәсендә 100 млн. сум күләмендә саклап кала алдык. Программа төгәл характерга ия һәм икътисадның реаль секторындагы эшкуарларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә – ярдәм алучыларның ике категориясе каралган», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры агымдагы елда бизнеска ярдәм чараларына багышланган брифинг барышында.

I категория: авыл хуҗалыгында, җитештерү һәм төзелештә төп эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (субсидия күләме 2 млн. сумга кадәр);

II категория: идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары; 2020-2022 елларга ТР Инвестиция меморандумына кергән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары; кредит килешүләренең максаты инвестиция проектларын гамәлгә ашыру булган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (субсидия күләме 5 млн. сумга кадәр).

«Азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү программасына килгәндә, ул пандемия һәм чикләү чаралары вакытында ихтыяҗ зур булуын күрсәтте, чөнки ул вакытта җәмәгать туклануы өлкәсе бизнесы продукцияне агрегаторлар күрсәтә торган хезмәтләр аша сатарга мәҗбүр булды», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Кайбер чикләүләрнең саклануы һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге эшкуарлардан гаризалар булуына бәйле рәвештә, республикада программаны гамәлгә ашыруны озайтырга дигән карар кабул ителде – кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 ноябренә кадәрге чорда хезмәтләр күрсәтү түләүләрен (комиссияләрне) түләүгә бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә исәп тота ала. Программага ихтыяҗ булу сәбәпле, аның бюджеты 42 млн. сумга кадәр арткан (2020 елда – 28 млн.). 

Субсидия алу өчен, Татарстанның Икътисад министрлыгында аккредитация узган азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү буенча Яндекс.Еда һәм Деливери Клаб сервисларында товарлар, хезмәт күрсәтүләр урнаштыру турында килешү булырга тиеш. 

Шулай ук онлайн-пространствода бизнес белән хезмәттәшлек итү өчен Икътисад министрлыгы Telegram каналында чат-бот (@subsidii_pkm_bot) эшләтеп җибәрде, ул кирәкле документлар исемлеген раслаячак һәм субсидия алуга гариза формалаштыруга куела торган барлык таләпләрне аңлатачак. Әгәр эшкуар субсидия алган икән – хисап тапшыру турында искәртәчәк. Шул рәвешле, чат-бот ярдәмендә бизнес вәкилләре онлайн рәвештә, теләсә кайсы вакытта чиратсыз гына бушлай консультация ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International