Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта 2021 елда яңа республика ярдәме чаралары турында сөйләде. Әйтик, июнь аеннан сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы старт ала. Инфраструктур мәйданчыкларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан пакетлы чаралар эшләнде.
Сәнәгать паркларын оештыру җитештерү, шул исәптән югары технологияле бизнесны үстерү, шулай ук эш урыннары булдыру һәм аларны модернизацияләү буенча нәтиҗәле механизм булып тора. Аларны комплекслы үстерү өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан яңа концепция эшләнде һәм Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов белән килештерелде. Концепция нигезендә, сәнәгать парклары резидентлары ярдәм чараларының пакетлы комплексына исәп тота ала, әлеге пакет эченә түбәндәгеләр керә: кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, сәнәгать паркы инфраструктурасын үстерүгә 5 елга кадәр срокка 5% белән 30 миллион сумга кадәр «Стройка» займы, ташламалы микрозаймнар, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү. Министр билгеләп үткәнчә, ярдәм программасы июнь аенда старт ала.
Концепцияне гамәлгә ашыру кысаларында элегрәк кече һәм урта эшкуарлык субъектларына түбәндәге салым ташламаларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә торган закон инициативалары кабул ителгән иде: салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкаларын киметү, транспорт салымын түләүдән азат итү, шулай ук оешмалар милкенә салым түләүдән азат итү.
Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта сәнәгать паркы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу критериясе булып сәнәгать паркының аз дәрәҗәдә йөкләнгән булуы тора, резидент Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза бирү датасына кече һәм урта эшкуарлык субъекты булып торырга, ә парк үзе ТР Икътисад министрлыгында тиешле аккредитациягә ия булырга тиеш (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм итү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә).
«Безнең ташламалар гариза нигезендә бирелә, алар эшкуар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән килешү төзегәннән соң эшли башлый. Безнең бурыч – сәнәгать парклары территорияләрендә эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру һәм эшкуарларга үсешенең яңа дәрәҗәсенә чыгарга ярдәм итү, иң ерак районнарда конкурентлы өстенлекләр бирү», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Хәзерге вакытта Татарстанда 105 сәнәгать паркы (84 сәнәгать мәйданчыгы һәм 21 сәнәгать паркы) бар, аларның территориясендә 1526 компания-резидент эшчәнлек алып бара, алар тарафыннан 34,5 меңнән артык эш урыны булдырылган. Сәнәгать парклары республиканың муниципаль берәмлекләре икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә һәм өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә.