Иске Яңа ел – үзенчәлекле күренеш, ek бары тик дөньяның кайбер илләрендә генә бәйрәм ителә. Россиядә исә искечә Яңа елны 1918 елдан, григориан календаре кертелгәннән соң билгеләп уза башлаганнар. Советлар Союзы таркалгач та, элеккеге совет республикаларында бәйрәм итү тукталмады.
Яңа ел алдыннан «Казан-Арена» стадионы янында ике гектарга якын җирне биләгән зур каток ачылган иде. Әлеге боз мәйданы татарстанлылар арасында тиз арада зур популярлык казанды — хәзер аны зурлап, «Халык катогы» дип атап йөртәләр. Шугалакны күрергә дип республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан килүчеләр дә бар икән.
Бәйрәм ялларын татарстанлылар гөрләтеп уздырган. Халык буш вакытны телевизор каршында кырын ятып үткәрмәсен өчен республикабызда күп кенә кызыклы чаралар һәм актив ял төрләре оештырылган иде. Әмма бәйрәм вакытында күңелсезлекләр дә булмый калмаган – алар, нигездә, кешеләрнең үз иминлеген кайгыртмау нәтиҗәсе.