Яңа ел алдыннан «Казан-Арена» стадионы янында ике гектарга якын җирне биләгән зур каток ачылган иде. Әлеге боз мәйданы татарстанлылар арасында тиз арада зур популярлык казанды — хәзер аны зурлап, «Халык катогы» дип атап йөртәләр. Шугалакны күрергә дип республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан килүчеләр дә бар икән.
Бу шугалак зурлыгы буенча Россиядә өченче урынны тота. Аннан зуррак булган катокларның икесе дә Мәскәү шәһәрендә урнашкан. Әлеге уникаль проектны исә Татарстан Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән «NEFIS» компания тормышка ашырган. «Яңа ел бүләге» исә компаниягә якынча 100 миллион сумга төшкән.

Илсур Метшин да шаккаткан...
Катокка рәхим итүчеләрне уңайлы шартлар белән тәэмин итү һәм аларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен оештыручылар барысын да эшләгән. Боз мәйданы өч өлешкә бүленгән – төп шуу урыны, хоккей уйнау мәйданчыгы һәм балалар өчен махсус зона. Катоккка исә берьюлы 2 меңгә якын кеше сыя.
Шунысы сөенечле, үз тимераягы булганнарга шугалакка керү бушлай — күпме телисең, шулкадәр шу. Башкалар өчен әлеге аяк киемнәрен вакытлыча алып тору оештырылган. Кыйммәт тә түгел — бер сәгать өчен 50 сум акча түләргә туры киләчәк.

Шугалак территориясендә махсус кафе да ачылган. Ул хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшинны да таң калдырган (алар каток белән Яңа ел алдыннан танышканнар иде).
- Кафе белән боз мәйданы арасына махсус резин юл салынган. Бу исә халык кафега тимераякларын салмыйча гына кереп чыга ала, дигән сүз. Мондый күренеш хәтта Европада да юк, - дип ул вакытта үз уй-фикерләре белән уртаклашкан иде Илсур Метшин.

Бер көнгә — 10 мең тимераякчы
Иң мөһиме, әлеге катокны төзүчеләрнең тырышлыгын халык та югары бәяләгән. Яңа ел бәйрәмнәрендә генә дә шугалакка барлыгы 25 меңгә якын кеше рәхим иткән. Һава торышына бәйле рәвештә катокның берничә көн эшләми торуын исәпкә алсак, бу бик зур сан — көненә якынча 3-4 мең кеше дигән сүз. Ә 7 гыйнвар, ягъни Раштуа бәйрәме көнне исә «Халык катогы»на килүчеләр саны, гомумән дә, 10 мең кешегә җиткән.
Оештыручылар катокның гади халык арасында шулкадәр популяр булуын һәр көнне уздырыла торган күңел ачу чаралары белән аңлата. Балалар зонасында төрле әкият геройлары нәниләр өчен бәйгеләр генә оештырып калмый, ә аларны тимераякта шуарга да өйрәтә. Ә зурлар өчен күңел ачу чаралары исә тагын да кызыклырак уза, дип ышандыралар биредә. Бактың исә, алга таба моның ише чараларны һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үткәрә башлаячаклар икән.

Ютазыдан кадәр киләләр
Шунысы кызык, «Халык катогы» Казан халкында гына түгел, ә республиканың башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрдә дә зур кызыксыну уяткан икән.
- Без Яшел Үзәндә яшибез. Эне һәм сеңелләремне бу катокка инде биш мәртәбә алып килдем. Монда нәниләр куркынычсызлыгы өчен барлык шартлар да тудырылган, шуңа күрә алар өчен күңелем тыныч. Киләсе ялларда әнине дә үзебез белән алырга уйлыйбыз, - дип сөйләде безгә Айнур Рәхимов.
Якын-тирә районнар аңлашыла, бактың исә, әлеге шугалакны күрү өчен республика читендә урнашкан авыл җирлекләреннән махсус килүчеләр дә бар икән.
- Әлеге каток турында 8 нче сыйныфта укучы кызым интернеттан укып күрсәтте. Соңгы арада таныш-белешләрем арасында да аны мактап сөйләүчеләр булды. Бердәнбер көнне, Аллага тапшырып, юлга чыктык. Дөресен әйтим, ул көнне урамда шактый җылы булу сәбәпле, шугалакта боз бераз эрегән иде. Шулай да, балаларым да, үзебез дә бик риза калдык. Килгән-килгән, Казанның истәлекле урыннары белән танышырга да җай чыкты, - дип сөйләде безгә Ютазыда яшәүче Сәрия Исламова.
«Халык катогы» ялгызларны кавыштыра
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, проектны оештыручылар шугалакны камилләштерүгә зур игътибар бирә. Бу эшчәнлекне тормышка ашыру өчен аларга халык ярдәме, боз мәйданы кунакларының уй-фикерләреннән хәбәрдар булу кирәк. Шуны истә тотып, алар социаль челтәрләрнең берсендә махсус төркем булдырган. Теләге булган һәркем шунда кереп, «Халык катогы»ннан җыеп кайткан уй-фикерләре белән уртаклаша ала.
Әле алай гына да түгел, сайтта ялгыз йөрәкләр өчен махус танышу мәйданчыгы да булдырылган. Әгәр дә сезгә катокта берәр кыз яки егет ошаган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында аның белән таныша алмый яки инде телефон номерын юлламый калгансыз икән, әлеге төркем сезгә аны эзләп табарга, һичшиксез, ярдәм итәчәк.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Игорь МАТВЕЕВ фотолары