Билалетдинов кемнәргә таяна?

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе






Сочига Казаннан өч хоккейчы гына бара... Кызганыч, татар тренеры игълан иткән составта татар уенчыларына урын табылмады. Олимпия уеннарында яхшы нәтиҗә күрсәтелмәсә, Россиянең спорт министры үз вазифасыннан китәргә әзер.



Сочидагы кышкы Олимпия уеннарына бер айдан аз гына вакыт калып бара. Билгеле булганча, Уеннар 7-23 февраль көннәрендә узачак. Кайсы гына спорт төрен алып карасаң да, аларның һәрберсе кызык һәм мавыктыргыч булачак. Медальләр өчен дә кискен көрәш барачагына шик юк. Биатлон, фигуралы шуу һ.б. спорт төрләрен үз итүчеләр үпкәләмәсен, әмма кышкы Олимпиадаларның йөзек кашы – ул, әлбәттә, хоккей. Россия, АКШ, Канада, Финляндия, Швеция, Чехия кебек илләр өчен гомумкомандалар беренчелегендә алдынгы урынга чыгу бурычы куелмаска да мөмкин, әмма хоккей турнирында җиңү яулау барысыннан да иң кыйммәтлерәге булачагына шик юк. 2010 елда Ванкуверда узган Олимпия уеннарын гына искә төшерик. Ул чакта беркем дә Россия җыелмасының командалар беренчелегендә 11нче урынны гына алуына борчылмады кебек. Ә менә ватандаш хоккейчыларның чирекфиналда ук күптәнге дошманнары (бу очракта башка сүз туры да килмидер) Канадага оттырып, ахыр чиктә, 6нчы урынны гына яулаулары әле дә күз уңында кала бирә. Нәкъ менә шушында медальсез калгач, Вячеслав Быков урынына баш тренер итеп Зиннәтулла Билалетдинов чакырылды. Чакырылды гына түгел, административ ресурслар кулланылып, Россия җыелмасының баш тренеры итеп билгеләнде.




Билалетдинов һәм башкалар

 


Әлбәттә, Олимпиада якынлашкан саен, Билалетдиновка нинди уенчыларны чакырырга “киңәш итүче”ләр табыла торды. Әмма татар тренеры барыбер үз вариантын сайлады. Шик юк: Уеннар ничек тәмамлануына карап, Билалетдиновны “мактаучылар” һәм “тәнкыйтьләүчеләр” табылачак. Әлегә исә ул җыелма команданың үз вариантын сайлады. Россиянең хоккей федерациясе сайтында чыккан хәбәргә караганда, Билалетдинов командасына барлыгы 25 уенчы кергән. Шуларның 3се – капкачы, 8е – сакчы һәм 14е – һөҗүмче. Алдан ук фаразланганча, бу юлы Америка/Канадада (НХЛ) уйнучылар белән Россиядә (КХЛ) чыгыш ясаучылар арасында баланс әллә ни аерылмый: 15 уенчы – океан артыннан, 10 хоккейчы – үзебездән.



Шулай итеп, Сочида узачак Олимпия уеннарына Зиннәтулла Билалетдинов игълан иткән состав түбәндәгечә:




Капкачылар – Сергей Бобровский (Коламбус, НХЛ), Семён Варламов (Колорадо, НХЛ), Александр Ерёменко (Динамо Мәскәү).




Сакчылар – Илья Никулин, Евгений Медведев (икесе дә – Ак Барс), Андрей Марков, Алексей Емелин (икесе дә – Монреаль, НХЛ), Слава Войнов (Лос-Анжелес, НХЛ), Никита Никитин, Фёдор Тютин (икесе дә – Коламбус, НХЛ), Антон Белов (Эдмонтон, НХЛ).




Һөҗүмчеләр –  Павел Дацюк (Детройт, НХЛ), Евгений Малкин (Питтсбург, НХЛ), Александр Овечкин (Вашингтон, НХЛ), Артём Анисимов (Коламбус, НХЛ), Илья Ковальчук, Виктор Тихонов (икесе дә – СКА), Сергей Соин, Денис Кокарев (икесе дә – Динамо, Мәскәү), Николай Кулёмин (Торонто, НХЛ), Валерий Ничушкин (Даллас, НХЛ), Александр Радулов (ЦСКА), Александр Попов (Авангард), Владимир Тарасенко (Сент-Луис, НХЛ), Алексей Терещенко (Ак Барс).


 


Әлбәттә, спорт белгечләренең һәм җанатарларның үзләре теләгән уенчыларны да составта күрергә теләүләре – шиксез. Шунлыктан, әле Олимпиада башланганчы ук Билалетдинов адресына  теге яки бу кандидатура буенча сораулар булачак. Әйтик, Татарстан һәм татар җанлы җанатарлар составка Данис Зарипов белән Наил Якуповның кермәвенә аптырар. Ни әйтсәң дә, татар тренеры командага татар егетләрен дә алырга тиеш, югыйсә. Беренчесе быелгы сезонда КХЛда иң нәтиҗәле уенчыларның берсе, ә икенчесе – танылып килүче йолдыз кебек. Әмма бу беренче карашка гына. Ни әйтсәң дә, 32 яшьлек Данис бу составта иң “карт”ларыннан берсе булыр иде, җитмәсә, “Ак Барс”тагы гомерлек диярлек иптәше Алексей Морозов һәм  бүгенге көндәге “Металлург”тагы дусты Сергей Мозякин белән генә әйбәтләп уйнар төсле. Алары чакырылмагач, Зиннәтулла Хәйдәр улы Даниска да урын тапмаган, күрәсең. Ә Якуповка килгәндә, аның әле бар да алда. Әйбәт уйнаган очракта, 20 яшьлек милләттәшебезнең киләчәктә җыелма составка чакырыласы шик уятмый.



Безнекеләр тагын бар



Хәер, Татарстан хоккей сөючеләренең болай да шатланырга хакы бар: Сочида “Ак Барс”тан өч уенчыбыз чыгыш ясарга җыена. Гәрчә, бу очракта да Константин Барулин һәм Александр Бурмистров фанатлары җыелма командада үз “йолдыз”ларының уйнавына өмет иткәндер. Илья Никулин, Евгений Медведев һәм Алексей Терещенконың Сочига баруы артын шик-шөбһә уятмады да, бугай. Билалетдинов аларны бергә эшләгән чакларыннан ук белә бит. Баш тренерга һәм казанлыларга Алексей Емелин (2007-2011 елларда “Ак Барс” уенчысы), Федор Тютин (2003 елда Казанда уйнады), берәр сезон Татарстан башкаласында чыгыш ясаган Павел Дацюк (2000-2001) белән Илья Ковальчук (2004-2005) та яхшы таныш булырга тиеш.



Моннан тыш, башка җыелмаларда да безнең танышлар бар. Әйтик, Латвия җыелмасы өчен Лаурис Дарзиньш, Словакия командасы өчен Марцел Хосса чыгыш ясарга җыена. Кызаныч, финнар өчен генә Песонен, Капанен, Веханен, Иммоненнар уйный алмас, мөгаен. Чехиялеләр дә безгә танышларны чакырмаган. Чехия дигәннән, җыелма составка чакырылган легендар Яромир Ягр өчен Сочидагы турнир бишенче Олимпиада булырга ошап тора.



Шунысын да искә төшерик, Олимпиадада Россия җыелмасы иң элек төркемдә Словения, Словакия һәм АКШ җыелмаларына каршы уйнаячак.

 


Мутко китә?



Ә ул арада Россиянең спорт министры Виталий Мутко кызыклы белдерү ясады. Министр сүзләренә караганда, әгәр дә Россия җыелмасы Сочида уңышсыз чыгыш ясаса, ул үз вазифасыннан китәргә әзер. Бер айлап вакыт калып барганда мондый белдерү чыннан да кызык тоела. Ник дигәндә, соңгы араларда Россия түрәләре, шул исәптән,Виталий Леонтьевич үзе дә, ил спортында хәлләрнең искиткеч яхшы якка үзгәрүе, шуңа да Олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясаячаклары хакында белдерә башлаган иде. Мутконың сүзләре исә сагаерга мәҗбүр итә. Димәк, түрәләр уңышка әллә ни ышанмый башларга мөмкин. Ә бәлки мондый алым алдан ук ниндидер саклык чаралары күрергә теләүме икән?..

 

 


Радик САБИРОВ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International