Бүген Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган көне.
Мәгълүм булганча, Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә уку елларында ук ул лидерлык сыйфатларына ия икәнен күрсәтә.
Хезмәт юлын Шәймиев 1959 елны Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап җибәрә. Соңрак инструктор, мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре вазифаларын башкара.
1992 елның 12 июнендә Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. 1996 һәм 2001 елгы сайлауларда да халык ышанычын аклап, әлеге җаваплы вазифаны үтәвен дәвам итә. 2010 елның мартында исә Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты вазифасын Рөстәм Миңнехановка тапшырды.
Татарстанны җитәкләгән дәвердә Минтимер Шәймиев республика халкының асыл мәнфәгатьләрен кайгыртып, cоциаль тормышның бихисап проблемаларын хәл итүгә иреште.
Ул «Ватан алдында казанышлары өчен” Орденының 4 дәрәҗәсе белән бүләкләнгән. 2001 елның июнендә ЮНЕСКОның генераль директоры Коитиро Мацуура Минтимер Шәймиевкә мәдәни-тарихи хәзинәләрне саклауга зур өлеш керткән өчен Әбугалисина исемендәге көмеш медаль тапшырды. Моннан тыш, ул Халыклар дуслыгы Ордены, Россия хөкүмәтенең күпсанлы Мактау грамоталары, беренче дәрәҗәле “Әл-Фәхр” мактау ордены иясе. Минтимер Шәрип улы Шәймиев - Казан шәһәренең мактаулы гражданины.
Татарстан Республикасының “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попечительлек советы рәисе булып торган Минтимер Шәймиев борынгы Болгар каласы белән Зөя утрау-шәһәрен төзекләндерүдә гаять зур көч куя. Аның хакында еш кына: “Шундый тарихи комплексны яңадан торгызу – гадәти булмаган эш. Бу - туристларны җәлеп итү үзәге. Минтимер әфәнде фантастик эш башкарган. Нинди яшьтә булуына да карамастан, энергияле кеше, бары тик шундый кеше генә бу кадәр йөкне күтәрә ала”, - диләр.
Президентлык чорында Минтимер Шәймиевнең үз туган көнендә котлаулар һәм бүләкләр кабул итмичә, гадәти-көндәлек эшләргә өстенлек бирүе билгеле. Быел да, Татарстан Дәүләт киңәшчесе аппараты белдерүенчә, юбилейны бәйрәм итү шау-шулы тантаналарсыз, гаиләдә генә узачак.
Без дә Минтимер Шәриповичны туган көне белән кайнар котлыйбыз, аңа саулык, иминлек телибез. Тагын озак еллар үзе дөньяга таныткан татар милләтенең Ил Агасы булуын теләп калабыз!