Иске Яңа ел – үзенчәлекле күренеш, ek бары тик дөньяның кайбер илләрендә генә бәйрәм ителә. Россиядә исә искечә Яңа елны 1918 елдан, григориан календаре кертелгәннән соң билгеләп уза башлаганнар. Советлар Союзы таркалгач та, элеккеге совет республикаларында бәйрәм итү тукталмады.
Менә инде икенче ел Татарстанның Милли музее Яңа елны иске стиль буенча каршы алырга чакыра.
13 гыйнвардан 14нә 21.00 сәгатьтән төнге сәгать 12кә кадәр музей хезмәткәрләре күркәм гадәт буенча Искечә Яңа ел каршылау чарасын оештыра. Заманча технологияләр чәчәк аткан заманда узган гасырның 70-80нче елларына кайтып килү күңелле хатирәләрне искә төшерергә, яшьләргә исә күп кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк.
Музей кунаклары үзләрен иҗади һәм интеллектуаль яктан күрсәтә алачак, шулай ук, спорттагы уңышлары белән дә мактана алачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Өстәл уеннары артында Карпов һәм Каспаровны, 1980 елларда дан казанган Олимпиада Мишкасын да кабат күңелләребездә яңартырга мөмкин.
Совет киносының лирикасы да беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. Һәр теләгән кунак агитплакат һәм кәгазъ гирляндалар ясый, турист тукталышында була ала, үзен чын артист итеп хис итәргә дә мөмкинлек булачак
Актив катнашучыларны Кыш Бабай капчыгындагы бүләкләр көтә.