Күңелле ялларда күңелсезлекләр дә булган

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе






Бәйрәм ялларын татарстанлылар гөрләтеп уздырган. Халык буш вакытны телевизор каршында кырын ятып үткәрмәсен өчен республикабызда күп кенә кызыклы чаралар һәм актив ял төрләре оештырылган иде. Әмма бәйрәм вакытында күңелсезлекләр дә булмый калмаган – алар, нигездә, кешеләрнең үз иминлеген кайгыртмау нәтиҗәсе.



Дәүләт мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре уздырган Яңа ел чараларында гына да 200 меңнән артык тамашачы катнашкан дип исәпләнгән. Музей һәм музей-тыюлыкларда балалар өчен күңелле ярминкәләр һәм очрашулар оештырылган. Чыршы куелган төп мәйданнар исә көн саен меңләгән кешене җыйган.


Волгоградта булган фаҗигале хәлләрдән соң, Россиянең барлык шәһәрләрендә өстәмә куркынычсызлык чаралары кертелде. Республикабызда да тәртип бозуларны булдырмау өчен җәмәгать урыннарында Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торды. Алар 117 чыршы шәһәрчеген үз контроленә алды.


- Төрле тәртипсезлекләргә юл куймау максатыннан Үзәк чыршыларга халыкны тикшереп керттеләр. Халыкка рәхмәт – алар моңа тыныч, аңлап карады. Чөнки боларның барысы да аларның ялын тыныч итү, ул-бу хәлләрне китереп чыгармау өчен эшләнде. Күрелгән иминлек чаралары ярдәмендә массакүләм күңел ачу урыннарында хокук бозуларга юл куелмады, - дип сөйләде Татарстан Эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый тәртип саклау идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Ногъманов.


Шулай да, әйткәнебезчә, Яңа ел яллары кайберәүләр өчен күңелсез тәмамланган. 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республикабызда 67 янгын теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 7 кешенең гомере өзелгән, 4 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төп идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев сүзләренчә, янгыннарның күбесе иминлек кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан.


Мәгълүм булганча, Яңа ел алдыннан Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Татарстан Президентының әлеге карары нигезендә, пиротехник эшләнмәләрне республиканың сәнәгать комплекслары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергия белән тәэмин итү объектларыннан бер километр ераклыкта гына кулланырга ярый иде. Ә инде торак-коммуналь хуҗалык объектлары һәм кеше күпләп йөри торган урыннарда исә әлеге ара 300 метр тәшкил итүе зарур дип билгеләнде.


Әмма бу карарга колак салмыйча, әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр бик күп булды. Билгеләнмәгән җирдә пиротехника куллану өчен 103 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Әмма Сергей Сергеев сүзләренчә, төп көчләр халыкка штраф салуга түгел, ә тиешсез урыннарда пиротехника сатуны тыюга куелган. Бу максаттан полиция хезмәткәрләре 124 рейд үткәргән – 9 объектта фейерверк-петарда сату туктатылган, өч дистәдән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.


Пиротехниканы дөрес кулланмау нәтиҗәсендә Яңа ел бәйрәмнәрендә ел саен диярлек фаҗигале хәлләр булмыйча калмый. Быел да шул рәвешле 4 кеше - Чистайда 2 кеше, Зәйдә һәм Яшел Үзәндә берәр кеше җәрәхәт алган. Бу очракларда 3 кеше чагыштырмача җиңел котылса, 1 кеше исә бармагын өздергән.



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International